Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
9 гыйнвар 2022, 16:41

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Бәхет байлыкта булмый. Хикәя-бикәя

Бибибикәсе барчасына бизәкләп-бизәкләп башмаклар белән бияләйләр бәйләп, балан бәлешен бөреп бетергәч, балаларына баралар. Бергә булып, бердәм булгач, Бари бабай Бикәсе, балалары белән бик бәхетле.

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Бәхет байлыкта булмый. Хикәя-бикәя
Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Бәхет байлыкта булмый. Хикәя-бикәя

Безнең Бари бабай белән Бибибикә бик байлар: биш балалары бар. Берсе –Бакайда бригадир, берсе – Байталлыда балтачы, Бәширдәгесе – балыкчы, Банулары –биюче, бишенчесе Бибинур — балалар бакчасында баянчы. Бик белемле, бик белекле, бик булдыклы балалар! Бәйрәмнәр башланса, Бари Бикәсе белән балаларына баралар. Барганда буш бармыйлар.

Бабай Бакалы базарыннан бүләкләр барлый. Бригадир-Булатка — бушлат белән ботинка, Байталлыдагы Бәхетгәрәйгә — балта белән баскыч, балыкчы Банатка — бидрә белән бармакча, биюче Бануга — балдак белән беләзек, бәләкәйләре – баянчы Бибинурга баян белән битлекләр булдыра; басуга барып, бодай башакларыннан букетлар бәйли, бер банка борчак бөрчи.

Бибибикәсе барчасына бизәкләп-бизәкләп башмаклар белән бияләйләр бәйләп, балан бәлешен бөреп бетергәч, балаларына баралар. Баргач, балаларының бәрәңге бакчаларында билчәннәрне, бәрәңгедәге бөҗәк-бөрчәләрне бетерергә булышалар. Бергә булып, бердәм булгач, Бари бабай Бикәсе, балалары белән бик бәхетле.

Беләсезме? Бер бәхетне бишкә бүлсәң, бүленгән бәхет бөртекләре бүртеп, бишбөтен була. Бәхетле булыйк!

Белегез, блокнот битенә беркетегез: “Бер бәрхет бишмәтең булганчы, биш балаң булса, бәхетле булырсың”, “Беләге бар — берне, белемле — бишне, бәхетле — барысын булдыра.

Уфа шәһәре.

Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Бәхет байлыкта булмый. Хикәя-бикәя
Нәкыя ХӘЙРУЛЛИНА. Бәхет байлыкта булмый. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: