Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 гыйнвар 2022, 20:44

Зинира ШӘРӘФИЕВА. Бари бабай балалары. Хикәя-бикәя

Быел Бари бәрәңгене балаларга бирмәскә булды, базарга барып, бура белеште. Бари базарда булганда, балалар бәрәңгене бетереп бүлештеләр. Бари базга бакса, базда бәрәңге беткән. Бари бичәсенә бүртенеп бакырды: – Бану, башбаштак, бәрәңгене бетергәнсең, бетерә-әм!..

Зинира ШӘРӘФИЕВА. Бари бабай балалары. Хикәя-бикәя
Зинира ШӘРӘФИЕВА. Бари бабай балалары. Хикәя-бикәя

Бари бабай белән Бануның биш баласы булды. Бергә-бергә балаларга белем бирделәр, барын булдырдылар. Бар балалары башлы булды, бөтенесе Башкортстанда. Беренчесе, Батыры – башкалада, банкта баш белгеч, Бибиәсма – Бөредә, баш бухгалтер, Билал – Белоретта, биолог, балаларга белем бирә, Биби – Бөржәндә, биохимик, бәләкәчләре Булат – Бәләбәйдә, баянчы.

Бану белән Бари балаларга булышалар. Бәрәңге бакчасында бил бөгәләр, бәрәңгене бихисап булдыралар, бертигез бүлеп бирәләр. Бәрәңге булгач, байлык була.

Быел Бари бәрәңгене балаларга бирмәскә булды, базарга барып, бура белеште. Бари базарда булганда, балалар бәрәңгене бетереп бүлештеләр. Бари базга бакса, базда бәрәңге беткән.

Бари бичәсенә бүртенеп бакырды:

– Бану, башбаштак, бәрәңгене бетергәнсең, бетерә-әм!

– Барикаем, балаларга бирдем, белмәдем бит.

– Бану, бар, башыңны бетергәнче, булма биредә.

– Бакырма, Бари, бирән, балалар бавырларыбыз бит безнең!

– Бар, бар, башыңа балта белән биргәнче!

– Бел, Бари, башкача бәрәңге бакчасында батракланмаячакмын. Балаларга боламык бирерсең.

– Бик батырланма, Бану, бакчага Бари бара барыбер.

Бари бакырды, бидрәләрне бәргәләде, бик борчылды, башы бетте. Байтак Бануга бакмады, башын бормады. Болар бозылышты.

Бану  биш баласына бөтенләйгә барырга булды. Барины бәйнә-бәйнә балаларына барлады.

Бичәсез Бари боекты, бетеренде, бахыр башын бәргәләде. Басынкы Бануны барлады, бүтән болай булмаслыгын баглады. Бануга бәетләр багышлады. Банусыз бәгыре борсаланды.

Балалары барысы бергә Бану белән Барига бүләкләр белән барып, боларны  бәхилләштерергә булдылар. Барига – бостон бишмәт, бүрек, Бануга – бәрхеттән бушлат, беләзек. Бергәләшеп, бураны бетерергә булдылар. Бари, балалар белән Бануы булгач, бакырдай балкыды, бәхеттән башын боргалады.

Бари белән Бану бәхетле, балалар булдырды, башлары болытта.  Болар бүтән бакырышмадылар, башкача бәрәңге бакчасына бармаска, бозылышмаска булдылар.

Булуын-булдылар, беркөн баксам, Бари белән Бану бәрәңге бакчасындалар...

Тәтешле районы.

 

Зинира ШӘРӘФИЕВА. Бари бабай балалары. Хикәя-бикәя
Зинира ШӘРӘФИЕВА. Бари бабай балалары. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: