Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 гыйнвар 2022, 13:10

Сәлимә НИГЪМӘТОВА. Базар башлыгы Бүләк

Барысы бар Бүләкнең базарында: башлы балык, башсыз балык, бал, бодай, борчак, бавырсак, бәрәңге, балтырган, баклажан, бәлеш, балан, бишбармак, борыч, балавыз, бөрлегән, бәрән боты, башмак башы, бозау бавыры-боты, бүтәкә...

Сәлимә НИГЪМӘТОВА. Базар башлыгы Бүләк
Сәлимә НИГЪМӘТОВА. Базар башлыгы Бүләк

Бодай боламыгы белән буй булган Бүләк, базар башлыгы булгач, бик баеп бетте. Бабасыннан бүләк бу. Бабай, баҗа бай булгач, байлык бөтенләй бөреләнде. Башына бүрек булды, биленә билбау буды.

Балык булгач, баеп була. Баеганнан байый Бүләк. Балыгы бит балыгы! Бөтенләй бушка. Бишкә бер бидрә бирәләр. Бозылса, бурыч бутый.

Бүләк бик бәхетле. Базары бар, балалары барлыклы, бергенәсе-бөрлегәне бичәсе булдыклы. Бүләк, болай булгач, беренчелекне беркемгә бирмәс. Булдыклы булдырыр, булдыксыз бөлдерер.

Барысы бар Бүләкнең базарында: башлы балык, башсыз балык, бал, бодай, борчак, бавырсак, бәрәңге, балтырган, баклажан, бәлеш, балан, бишбармак, борыч, балавыз, бөрлегән, бәрән боты, башмак башы, бозау бавыры-боты, бүтәкә...

Башкалар башта баеды. Базар базар бит. Бил бөгеп баеганчы, бишкә борып байыйсың. Баҗаң батырая, бичәң бакырая. Баштагы башлыклар бал белән булашты, балга буялып беттеләр. Бакыйлыкка күчкәндә байныкы байларча. Байлыгы бичәсенә, балаларына бүләккә бирелә, баерга булыша.

Бүләк башка башлыкларны балык, бал, бозау боты белән бүләкләде. Бирешми. Биттә битлек. Бер баеган баер.

Караидел районы.

Сәлимә НИГЪМӘТОВА. Базар башлыгы Бүләк
Сәлимә НИГЪМӘТОВА. Базар башлыгы Бүләк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: