Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
4 гыйнвар 2022, 13:33

Ризида КАЮМОВА. Базы буе. Хикәя-бикәя

Бәйгелде базары борынгыдан билгеле. Бәшир, Бәрдәсле, Балтач, Байбулат, Биккенә, Бакалыдан базарга барганнар. Базарга бару бәйрәмдәй бит!

Ризида КАЮМОВА. Базы буе. Хикәя-бикәя
Ризида КАЮМОВА. Базы буе. Хикәя-бикәя

Бормаланып-бормаланып Базы башлана. Бианам белән биатам Базы буеннан. Бик булдыклы булганнар. Бианам – бригадир, биатам бал бабай булган. Борынгылар бәләкәй балаларын биләүгә биләп басуга барганнар, бил бөккәннәр. Бәйгелде базары борынгыдан билгеле. Бәшир, Бәрдәсле, Балтач, Байбулат, Биккенә, Бакалыдан базарга барганнар. Базарга бару бәйрәмдәй бит!
Базы буен басулар, болыннар били. Биләмә Башкортстанда билгеле, бөртеклеләргә бай. Биредә бодай, борчак басулары бәрхеттәй. Биектә-биектә бала болыт басуларга бага, бәллүр "борчаклар" бөрки. Белгечләре белемле. Беренче бригада беренчелекне бирми. Бригадир Батыров – баянчы, бичәсе – биюче, Баек бәйгесенә барырлык. Битәрләшмиләр, бик бәхетлеләр, биш балалары бар.
Базы буе бәрәкәтле. Болынында баланнар, бөрлегәннәр баллана, бакчалар бар. Бераз баргач, Балык буасы. Булат, Бәшир, Бәкер балыкта. Балаларның битләре балкый.
Базы буенда булуым белән бәхетлемен. Бердәнберем, балаларым бар. Бөтен булмышымны балаларга башлангыч белем бирүгә багышладым. Беренче бөреләр, буразнадагы бөртекләрдәй, Базы буенда "бүртте".
Бүген бәйрәм. Бураларда бөртекләр. Базы буе бөркетләре биектә. Басу батырларында байраклар, бүләкләр. Бәйгеләр башлана. Бил бирмәс батырлар бәйрәм бизәге. Баянчылар биючеләрне биетә...


Балкый бүген бердәм булып,
Бөркетләрем, батырларым.
Батырлар белән бәйрәмдә
Бәхетле Башкортстаным!

Чакмагыш районының Митрә-Әюп авылы.

Ризида КАЮМОВА. Базы буе. Хикәя-бикәя
Ризида КАЮМОВА. Базы буе. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: