Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 декабрь 2021, 17:40

Яңа ел маҗарасы. Булган хәл

Йөрибез шулай фатирлар буенча: соңга таба тәмам туйдыра башлады. Бөтенесендә дә бертөрле очрашу: балалар чыршы янына басып, тырыша-тырыша шигырь сөйлиләр, ә без аркаларыннан сөя-сөя бүләк өләшәбез.

Яңа ел маҗарасы. Булган хәл
Яңа ел маҗарасы. Булган хәл

Сиксәненче еллар, сәвит чоры заманы. Безнен цехта да яңа елга әзерләнә башладылар. Балаларга яңа ел күчтәнәчләрен таратырга Кыш бабай, Кар кызын, шоферны билгәләп куяр өчен җыелыш булды.Озак кына бәхәсләшә торгач, мин Кыш бабай булырга риза булдым, чөнки булачак кар кызы Лена мина бик тә ошый иде. Безне алдагы елларда шул миссияне үтәгәннәр өйрәтә башладылар, янәсе, аракы салып бирсәләр, бик кыстасалар да, эчмәгез. Өч фатирда булганнан соң, кузгала да алмассыз, дип кисәттеләр. Миңа моны аңлатып тору кирәк түгел, чөнки сала торган гадәтем юк, шайтан суын бөтенләй дә җенем сөйми.

Яңа елга алты сәгать кала, барачак фатирларны картадан карадык та юлга кузгалдык. Шофер – технолог егет, аны бик сирәк күрә торган идек, безнең белән бик кырыс кына сөйләште. Имеш ул ашыга, аңа уникегә кадәр өендә булырга кирәк. Озак маташсагыз, көтеп тормам, дип кисәтте.

Йөрибез шулай фатирлар буенча: соңга таба тәмам туйдыра башлады. Бөтенесендә дә бертөрле очрашу: балалар чыршы янына басып, тырыша-тырыша шигырь сөйлиләр, ә без аркаларыннан сөя-сөя бүләк өләшәбез. Хуҗалар да безне бәйрәм хөрмәтенә кыстап кыстыйлар. Әле монда, әле тегендә сыйлана торгач, Кар кызым сафтан чыкты, барырлык рәте калмады, бөтенләй машинада йоклап калды. Җитмәсә, соңгы йорт. Киттем үзем генә. Уф! Өстәвенә, лифт та эшләми. Уен-муен түгел, 12 этажга менәсе. Җиденче этажга менгәндә, Кыш бабайны очраттым. Ул мине күргәч, шулкадәр шатланды. Үзе мине кочаклый, үзе бәйрәм белән котлый. Үзе исерек, аягында көчкә басып тора. Бәйләнчек кыш бабайдан көч-хәл белән котылып, кирәкле фатирны эзләп таптым. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бу юлы игезәк малайларга юлыктым. Икесе дә пошмаслар, вакытны суза-суза, салмак кына шигырьләрен сөйлиләр! Икесенә дә берьюлы соңгы бүләкләремне тапшырдым да, чыгып йөгердем. Урамга чыксам, мине көтүче машина юкка чыккан... Нишлисең, берникадәр араны җәяүләп атларга туры килде. Төне суык, җитмәсә, буран да чыкты. Кыш бабай киеме бик юка икән, өшеп беттем. Өй янына кайтып җитсәм, ни күрим? Теге кыш бабай да туңып йөри. Баксаң, безнең шофер Кыш бабайның ай-ваена карамыйча, аны мин дип белеп, шушы адреска илтеп куйган. “Туганым”ны жәлләп башта өйгә алып кереп үзен кайнар чәй эчердем, аннан такси белән өенә озаттым. Нишлисең, шулай да булгалый!

 


Шәфкать ГАНИЕВ.

Ижау шәһәре.

 


Фото: yaplakal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: