Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 декабрь 2021, 10:50

Сания ШӘРИПОВА. Әрмия. Хикәя-бикәя

Әйбәтрәк әйләнсәң, әбәткә әзрәк әфлисунлы әлбә әзерлиләр...

Сания ШӘРИПОВА. Әрмия. Хикәя-бикәя
Сания ШӘРИПОВА. Әрмия. Хикәя-бикәя

Әйләнгечләрендә әшәкерәк әйләнсәң, әрләпме әрлиләр. Әкәм-төкәмдәй әпәләнәсең, әйкәем. Әрнештерә, әлбәттә. Әлләче, әртистләрчә әкренләп әдәпләнергәме. Әрмиядә әртистлек әйдәләнми.

Әйбәтрәк әйләнсәң, әлхәмдилүлләһи, әбәткә әзрәк әфлисунлы әлбә әзерлиләр. Әләкчеләр, әрсезләнеп, әти-әниләренә әләкләшсә, “әстәгыфирулла”ларын әйтеп, әбиләренең  әкиятендәге әсиргә әвереләләр. Әрмиядә әлләни әтәчләнәлмисең. Әрмия – әкәмәт әйбәт әйбер. Әлбәттә, “әллүки-бәллүки”ләрне әченеп, әйбәтләп әйтәсең. Әрмия ‒ әкадемия.

Әдәмнәргә әмер: “Әтәчкәйләрегезне әбизәтелне “әкадемия”гә әзерләгез. Әтәч әнкәйләре (әтәчбикәләр) әзме-күпме әңгәмәләшерләр. Әтәй-инәйгә әз-мәз әңгәмә әйбәт”.

Әбәү, әйткәннәрем әрәмме?

Бүздәк районы.

Сания ШӘРИПОВА. Әрмия. Хикәя-бикәя
Сания ШӘРИПОВА. Әрмия. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: