Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 декабрь 2021, 23:44

КҮРШЕ АВЫЛГА – СҮРИЯГӘ

Соңгы көннәрдә иртән йокыдан уянып күзләрен ачуга аның шайтан чире башлана.

КҮРШЕ АВЫЛГА – СҮРИЯГӘ
КҮРШЕ АВЫЛГА – СҮРИЯГӘ

Әйтерсең, ул аның уянганын көтеп, сагалап кына тора. Авызы кипкән, башы чатный, ашказанында эчәкләренә кадәр калтырый кебек. Шул ук шайтанның суын сатып алып башны төзәтәсе дә бит, мөмкинлек юк. Хатыны акча бирми, өйдә аракы тормый, булганын төпләп баргач, каян табасың инде? Күрше-күләннәр дә хәзер бушка бер тамчы да салмыйлар.

Ул шундый кысыр уйлар уйлап көч-хәл белән урыныннан торды, өстәлдә утырган чәйнекне күтәреп борыныннан голтлап су эчте. Йоклап яткан хатынына карап куйды, анысы да соңгы вакытта суына башлады, эчкән саен күбрәк тиргәшә. Элекке мәхәббәт юк инде. Яңартып алырга, бер этлек уйларга кирәк булыр. Шунда башына “уҗымга кереп чыгу” теләге туды. Элек яраткан Сәвия исемле хатын янына барырга, өч-дүрт көн югалып торырга кирәк. Баш та төзәлер, хатын да сагыныр дип уйлап, йоклап яткан хатынын уята башлады. Бу вакытта аның башына гениаль уй килгән иде:

– Беләсеңме, кичә нигә эчеп кайтканны? Сине кичтән кайгыртасы килмәде: военкоматтан повестка алдым, резервистларны җыялар.
Бүген өч сәгатьтән анда булырга куштылар. Сүриягә, халыкара террорчылыкка каршы көрәшкә җибәрәләр. Алмаш кием, юллык акча, капкаларга берәр нәрсә әзерлә!

Йокысыннан айнып җитмәгән хатыны башта бернәрсә аңламый аптырап торды. Ире җитди төс белән ышандырырга тырышты:

– Сүриядә каршылыклар тиз генә бетәрлек түгел, хәзер тәҗрибәле карт солдатларны җыялар. Мин бит элеккеге десантник.

Хатыны шунда гына ышана башлады, чынлап та бит телевизордан көн-төн террорчыларны күрсәтәләр. Көтелмәгән хәбәр аның аңын томалады, нәрсә эшләргә дә белмәде, тыныч кына яшәп ятканда ире сугышка китә, әллә вакытлыча, әллә мәңгелеккә. Чәй әзерләп йөргән арада елап та алды. Ире өс-башын алыштырып, чәйне коры гына эчте дә, хатыны биргән юллык акчаны яшерен кесәсенә тыгып, чыгып китәргә ашыкты:

– Озатып йөрмә, ярамый! Уфадан самолет белән очабыз, озакка түгел,– диделәр. Хатыны аны кочаклап алды, тагын акча өстәде, махмырдан интеккән ире эчеп исерсә, бәлки аны алмаслар дигән ышанычы да бар иде. Ә ул ашыкты, урам буйлап тиз-тиз атлап киткән булды, беренче тыкрыкка җитү белән басу ягына борылды. Исәбе турыга күрше авылга барып җитү. Аны анда сөяркәсе каршы алыр, анысы бер ел элек инде тол күлмәге кигән хатын, курыкмыйча барып керер. Шулай да кеше күзенә күренеп йөрү кирәкмәс. Аның башына килгән татлы уйлары “махмыр” чирен җиңеләйтә төште. Барысы да ул уйлаганча килеп чыкты, сөяркәсе аны җылы каршылады. Тиз-тиз генә өстәл әзерләде, чирләп килгәнсең ахрысы дип, "зәм-зәм" суын да чыгарды. Эчтеләр. Ирнең тәненә җылы йөгергәч, хәтта тирләп чыкты, кәефе күтәрелеп китте, ләззәтләнеп алгач, тагын да салып эчте. Иске чүпрәгә күп өстәргә кирәкмәде, ир исерде, хатын аны чак җитәкләп йокларга илтеп салды. Таң алдыннан гына уянып киткәч, озак кына һушына киләлми торды: сөяркәсе аңа кулын салып, янәш йоклап ята, тик шунда ул үзенең күрше авылда икәнлеген искә төшерде. Ул –“уҗымда”. Әлегә аңа комачаулаучы юк, хәле генә мөшкел, дәрманы җитешми, эчәсе генә килә. Ул акрын гына хатынның кулыннан ычкынып торып басты. Ярый әле “зәм-зәм” суы өстәлдә утырып калган, сусаган бозау кебек чөмерде генә. Тагын караңгылыкка чумды. Ике тәүлек сизелмичә томанда үтте. Өченче көн иртән битенә салкын су бөркегәч кенә уянып китте. Хатын акыра:

– Эчеп ятарга килдеңме?! Бар, тай моннан хатының янына!
Хәлең булмагач, килеп йөрмәскә иде, күземә күренмә!

Шатланып каршы алган сөяркәсе аны эт урынына сүгеп өеннән куып чыгарды.

Кире авылга кайту юлы бик ерак кебек тоелды, бердән хурлык йөген күтәреп бара, икенчедән, озакка сузылган “яшел елан” чире аякларының хәлен алган, килгәндәге кебек дәртләнеп чапмый, авыр хисләр тубалдай башын томалаган. Ярый әле авыл кибетенә керерлек, “сугышка” киткәндә юлга дип бирелгән акчасы яшерен кесәсендә сакланган. Ике шешә аракы алып чыгып, берсен кибет артындагы куаклар арасында бушатты. Кайтырга дип олы юлны аркылы чыкканда сират күперенә тап булды: юл читеннән су торбалары үткәрү өчен тирән генә траншея казыганнар икән, кеше атлап үтәр өчен тар гына такта салынган. Көчкә атлап килгән исерек өчен траншея җәһәннәм чокырына әйләнде. Тактага туры басалмыйча егылып төшеп, аңын югалтып ятты. Һушына килгәндә дәваханәдә утыра иде, башын, кулын бинт белән бәйләгәннәр:

– Менә хәзер чынлап та сугыштан кайтып килгән иргә охшадың, – дип көлгәч, ул яңадан барсын да искә төшерде. Шәфкать туташлары аны торгызып:

– Абзый, өеңә кайт! Яраларың куркыныч түгел, тиресе генә сыдырылган, иң мөһиме төп чиреңнән котылырга кирәк. Синең Сүриягә киткәнеңне ярты авыл белә, булдым диярсең, ышанырлар.

Аңа өенә кайтудан башка юл калмады. Ә бераздан инде хатыны иренең исән-сау әйләнеп кайтуы шатлыгыннан кибеткә чапты.

– Шамил абзыегыз сугыштан кайтты. Барып җитү белән яраланган, тиз генә бер шешә аракы бирегез, – дигәненә сатучылар бер-берсенә карашып шаркылдашып көлеп җибәрделәр.

Әлиф ГАЛИМОВ,

Уфа районы.


Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: