Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 ноябрь 2021, 19:33

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Ир түгел... сантехник

Бу җиңелчә генә киенгән чибәр, яшь хатынның серле елмаюы, үзен җилбәзәк тотуы, икесенең генә аулакта бикле калуы, сантехникның кран төзәтергә дип килгән уйларын шунда ук сыпырып ташлап, зиһен тартмасын тиз генә бернинди дә эш белән чагыштырып булмый торган “шуры-муры” томаны алыштырды...

Кәүсәр ӘМИНЕВ. Ир  түгел... сантехник
Кәүсәр ӘМИНЕВ. Ир түгел... сантехник

– А-лё, ЖЭУмы бу? Сезнең сантехник инде өч тапкыр килде, төрле сәбәпләр табып краннарыбызны төзәтми китте, зинһар, берәр булдыклырагын җибәрегез әле...

Күп тә узмый эш коралларын күтәреп оста чакырылган фатирга килде. Юка гына, якалары да ярыйсы гына ачык ефәк халаттагы яшь хатын мөлаем елмаеп аны каршы алды. Йөзендә мут флирт чагылдыру өчен күзләрен очкынландырып, урта яшьләрдәге ирне өенә үткәрде дә ишекне шытырдатып элеп тә куйды...

Бу җиңелчә генә киенгән чибәр, яшь хатынның серле елмаюы, үзен җилбәзәк тотуы, икесенең генә аулакта бикле калуы, сантехникның кран төзәтергә дип килгән уйларын шунда ук сыпырып ташлап, зиһен тартмасын тиз генә бернинди дә эш белән чагыштырып булмый торган “шуры-муры” томаны алыштырды...

Ванна бүлмәсенә узгач эш турында уйларга теләге калмаса да, кран төзәтү коралларын таратып, көйлисе урынны караган булды. Төзәтү өчен тагын ниндидер әйбер җитмәгәнлеген хуҗабикәгә әйтергә дип борылса – ванна ишеге каршында шәраб тулы ике бокал, ананас телемнәре салынган тәлинкә тотып хуҗабикә басып тора иде. Инде тәмам эш онытылып, бокалга үрелдем дигәндә генә ишек кыңгыравы шалтырады. Хатын шунда ук уңайсызланып аяныч белдергән булды:

– Ой! Кем йөри икән безгә мешайть итеп? Күршедер инде, сез, зинһар, менә бу шкаф эченә генә кереп торыгыз, мин ишекне ачып сөйләшеп алыйм, – дип хуҗабикә ишеккә таба юнәлде. Хатын ишекне ачкач ире гадәттәгедән көррәк тавыш белән:

– Менә әле эш арасында буш вакытым табылды да, синең янга кайтып килергә булдым, – диде җитдиләнеп. Зал бүлмәсенә үтеп өстәлдәге ике тулы бокалны күргәч, ачулы тавыш белән:

– Бу нинди бокаллар?! Закускалары да бар, син мине көтеп тормагансыңдыр бит?.. Аһ, әллә минем өемдә чит ир бармы, кая ул?! Әгәр булса, хәзер мин аны җәзага тарттырам! – дип кычкырып җибәрде, аннары бүлмәләрне тикшереп чыкканнан соң шкафны ачып анда калты-ранып торган сантехникны тартып чыгаргач, башын тотып:

– Я Ходай! Минем бичәм янына чит ир килеп йөри икән ләбаса, ә мин белмим дә! Мин синең хәзер кирәгеңне бирәм! – дип, иргә ачулы караш ташлады. Куркуыннан аңын югалта язган сантехник калтыраган тавыш белән:

– Юк, юк... мин... ир түгел, мин... – сантехник! Менә карагыз, хәзер краннарыгызны төзәтәм дә, сез миңа ышанырсыз, – дип атылып ванна бүлмәсенә кереп китте. Берничә минут эчендә краннарны төзәтеп, ванна эчендәге эшләрне төгәлләп тә куйды. Хуҗа краннарның төзеклеген карагач, сантехникка:

– Ярый, чынлап та торбалар остасысың икәнсең, югыйсә, арт сабагыңны укытыр идем мин синең, – дип эшчене ишеккә кадәр озатып куйды да хатынына елмаеп, – менә шулай гына эшләтмәсәк аларны, башка юл калмады. Давай, бичә, хәзер электрикны чакырт, мин чыгып торыйм, – дип фатирдан чыгып китте.

 


Фото: pomogaemnashim.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: