Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 ноябрь 2021, 21:25

Шәп кода. ВИНИСА ФӘТТӘХОВА

Автобус кузгалып та китте, шуннан кәмит тә башланды. Бу исерек ирнең сүгенгәнен магнитофон тасмасына яздырып, айныгач, үзенә тыңлатсаң, бәлки, башкача аракыны авызына да капмас иде.

Шәп кода. ВИНИСА ФӘТТӘХОВА
Шәп кода. ВИНИСА ФӘТТӘХОВА

Хәдичәнең олы кызы медучилищены тәмамлады да бер районга эшкә китте. Ара ерак булу сәбәпле кызы гел генә кайтып та йөри алмады. Хәдичә кызы Халидә янына үзе барып кайтырга булды. Район үзәгенә исән-имин барып төште. Кызы яшәгән авылга бара торган автобуска билет алды. Озак та көттерми автобус та килеп җитте. Хәдичә билетында күрсәтелгән урынга барып утырды. Алдагы ике урынга бер исерек ир белән мөлаем гына йөзле бер ханым урнашты.

Автобус кузгалып та китте, шуннан кәмит тә башланды. Бу исерек ирнең сүгенгәнен магнитофон тасмасына яздырып, айныгач, үзенә тыңлатсаң, бәлки, башкача аракыны авызына да капмас иде. Авылның бөтен кешесен, колхоз рәисеннән башлап көтүче Чәүкә Хәмиткә тиклем, тиргәп барлап чыкты бу. Берәрсе берәр сүз әйтсә. Хәер, кемнең аның белән бәйләнәсе килсен инде?! Хатыны да бер сүз дә эндәшмәде, әллә куркып, әллә үзе шундый тыныч, түзем кеше. Кыскасы, бу күренеш Хәдичәнең һушын алды. «Инде, Ходаем, нәселдә дә булмады мондый зат, киләчәктә дә була күрмәсен, балаларыма тәүфыйк бирсен, кода-кодагыең шундый була күрмәсен», – дип уйлады.

Кызының исән-имин яшәгәнен күрде, бик канәгать булып, сөенеп икенче көнне кайтып та китте.

Аннан соң байтак кына вакыт үтеп тә китте. Хат алышып тордылар. Ул вакытта кесә телефоннары да, йорттагысы да бөтен кешедә дә  юк иде. Менә бүген дә эштән кайтуына хат китергәннәр: «Әнием, киләсе атнага минем кулымны сорарга киләләр. Киявең буласы кеше һәм аның әти-әнисе белән бергә кайтабыз».

Кодалары килүенә Хәдичә бик нык әзерләнде. Йөз кызарырлык булмасын дип тырышты. Шулай бер атна вакыт үтеп тә китте. «Бүген, Аллаһы боерса, кызым белән булачак киявем, булачак кода-кодагый кайта...» – дип уйлап, яхшы кәеф белән уянды йокыдан Хәдичә. Тиз генә аш салып җибәрде. «Көне дә бит нинди матур! Аллаһ биреп тора...» – дип сөенде, кояшлы аяз күккә карап. Тиз генә кече кызы белән ихатаны да себереп алырга булдылар. Әллә ни чүбе күренмәсә дә, кызын кодаларга киләләр бит...

Себеркене кулына гына алган иде, капка шыгырдады. Кызы, булачак кияү белән кода-кодагый күренде. Боларны күрү белән Хәдичәнең йөзе агарып, күз аллары караңгыланып китте. Анда булачак кодасы – автобуста сүгенеп кайткан ир басып тора иде.

 

Фото: vlg-media.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: