Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 ноябрь 2021, 09:34

Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Әйрән. Хикәя-бикәя

Әти-әниләр, әйдәгез әләкчелекне, әрләшүне әкренәйтик!

Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Әйрән. Хикәя-бикәя
Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Әйрән. Хикәя-бикәя

Әнүр, әйләнә-тулгана әүмәкләшкәндә, әбисе Әкълимәнең әйбәтләп әзерләнгән әчкелтем әйрәнен әйләндерде. Әкълимә әби әкрен-әкрен Әнүрне, әтисе Әкрәмгә әләкләште: “Әстәгыфирулла! Әбәү! Әрәмтамак, әрсез! Әзерләгән әйберемне әрәм әйләде!”

Әтисе Әкрәм, Әнүрне әшәке әйберләр әйтеп әрләде. Әнүр әрепләште, әрнеде. Ә әнисе Әнүрне әрләмәде, әфлисун, әлбә әзерләде.

Әлбәттә, әти-әнисе Әнүр әйрәнне әйләндергәнгә әкәмәт әрләштеләр, әйтерсең әкияттәге әкәм-төкәмнәр.

Әти-әниләр, әйдәгез әләкчелекне, әрләшүне әкренәйтик! Әхлаксызлыкка әйдәмик!

***
Шаран районы, Чалмалы мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.

 

Әхмәдиева Нәзимә Фатих кызы Күгәрчен-Бүләк авылында 1962 елда дөньяга килгән. Туган авылында 8 еллык мәктәпне, Туймазы шәһәренең 1 нче санлы интернат мәктәбен, БДУның филология факультетының татар-урыс бүлеген тәмамлый. 1984 нче елдан бирле Чалмалы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Дүрмән авылында яши. 2008  елда “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, финалга чыга, “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеменә лаек була. Хикәя-бикәяләр язарга бик ярата. Язылганнары “Тулпар” журналында басылып тора.

Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Әйрән. Хикәя-бикәя
Нәзимә ӘХМӘДИЕВА. Әйрән. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: