Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 ноябрь 2021, 11:08

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА. Әбинең әкиятләре. Хикәя-бикәя

Әллә-лә! Әби әбәкләшсенме? Әйлән-бәйлән әйләнсенме? Әрепләшсенме? 

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА. Әбинең әкиятләре. Хикәя-бикәя
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА. Әбинең әкиятләре. Хикәя-бикәя

Әнисә әбисенә әйткән: “Әби, әзрәк  әкият әйт әле!” Әйе, Әнисәнең әбисе әкәмәт: әкияткә, әйтемнәргә әвәс. Әкиятләр – әхлаклы, әһәмиятле, әйбәт, әдәпле әсәрләр.

Әби, әлбә әзерләгәч, Әнисәне әйдүкләгән: “Әйдә, Әнисәкәем, әлбәттә, әңгәмәләшик. Әллә әкият, әллә әдәбият,  әкренләп әйтәм, әштер-өштер әйтмәм. Әүвәл-әүвәлдән  әти-әниләр, әбиләр әкият әтмәлләгәннәр”.

“Ә-әй, әттәгенәсе!” Әби әлсерәгән: Әнисә әбәкләшә-әбәкләшә, әүмәкли-әүмәкли әбине әйләнгәләгән, әтәчләнеп, әвеслектәге, әби әрәмәдән әзерләгән әрем, әнис, әрекмәннәрне әвеш-түеш, әпен-төпен әвәләндергән.

Әллә-лә! Әби әбәкләшсенме? Әйлән-бәйлән әйләнсенме? Әрепләшсенме? Әнисәне әти-әнисенә әләкләгән, әкият әйтелмәгән.

Әй Әнисә, Әнисә, әлегәчә әбидән, әти-әниеңнән әрләнмәдең. Әрсезләнмә, әбиеңне әрнетмә, Әнисә! Әрсезлек – әшәкелек!

Әй әсәренгән Әнисә, әй әченгән. Әбисенең әрем, әнис, әрекмәннәрен әйбәтләгән. Әйткән әкиятләрендәгечә әүлияләнгән.

Уфа шәһәре.

Фоточыганак: Pixabay.

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА. Әбинең әкиятләре. Хикәя-бикәя
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА. Әбинең әкиятләре. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: