-5 °С
Болытлы
Әлмәндәр, әсәренеп: "Әстәгъфируллаһ, Әҗәл, әле әйбәтмен! Әллә, әлегә әзрәк әүлияләнәсеңме? Әдәпләнеп, әдәмне әүмәкләмисеңме? Әгъзаларым, әлхамделиллаһ, әйбәт, әзмәвердәймен. Әле әрвахланырга әйбер әтмәллим. Әйдә, Әҗәл, әзерләш".
Әлмәндәр әҗәлне әкренәйтә, әфсенли. Әҗәлгә әчеткеч, әп-әче әйрән әмәлли. Әлмәндәр, Әҗәл әңгәмәләшәләр, әрбагый әйтәләр. Әҗәл әлсери, әүмәнли.
Әмма Әҗәл әтәчләнә, әманәтен әүдекли: "Әсаслы әйт, Әлмәндәр, әрвахланасыңмы? “
Әлмәндәр: "Әчәч, Әҗәл, әле әйтешмик, әчелешләнмик. Әзерләнгәч, әйтермен."
Әй, әдәмнәр, әйткәннәрем әшкәрә, әһәмиятле: әшәкеләнмәгез, әрләшмәгез, әледән әүлияләнегез, әйбәтләнегез, Әлмәндәрдәй әппәр әйтегез. Әмин.