Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 октябрь 2021, 09:48

Рәзинә МУСИНА. Әнисә. Хикәя-бикәя

Әтисеннән әрләнгәч, әйбәтләнә Әнисә...

Рәзинә МУСИНА. Әнисә. Хикәя-бикәя
Рәзинә МУСИНА. Әнисә. Хикәя-бикәя

Әдәби әсәрләр, әлбәттә, әхлаксызларны әйбәтлеккә әйди. Әйткәндәй, “Әбием әкиятләре”, “Әремнәр”, “Әлшәй әрекмәннәре”, “Әшнәләр әдәбе”, “Әлфия”, “Әфлисун”, “Әскать, Әхнәф, Әмирҗан”, “Әрҗәдәге әкәмәт”, “Әйтәлмәдем” – әлеге әсәрләрнең  әһәмияте әйбәттән-әйбәт.
Ә Әлфия “Әрҗәдәге әкәмәт” әсәреннән әсәренде. Әмирхан Әхмәтнең “Әрҗәдәге әкәмәт” әсәрендә әрәмәдәге әрсез әремдәй әдәпсез Әнисә Әлфинәнең әбәткә әзерләнгән әрҗәдәге әйберләрен Әлфисәгә әләкләгәне әйтелә.

 Әлфисә, Әнисә Әлфинә – әхишләр, әйткәләшәләр! Әлфинә Әнисәгә:
“Әбиеңә, Әсмабикәттәйгә әйтәбез әле!”
Ә Әнисә әрепләшә: “Әйтсәнә! Әйт, әләкләшүме әйбәт?”не әйткәч, әхишләр Әсмабикәттәйгә әйтәләр:

– Әнисәгез әдәпсез, әләкче, әрсез, әрепләшә!

Әлбәттә, Әсмабикәттәй Әнисәсен әрли:

– Әстәгъфирулла, Әнисә! Әләкләшү – әдәпсезлек! Әхишләр әрләшми!

Әйтеп-әйтеп, әрләнеп, әйбәтләнмәгәч, әбисе Әсмабикәттәй әдәпсез Әнисәне Әлшәйдәге “әйтмәгәнне әйттерүче” әшнәсе әзмәвердәй Әйдүк Әсхәдуллага әйткән:

– Әзрәк әйткәләле Әнисәгә, әрепләшә, әләкли.

Әйдүк Әсхәдулла Әнисәсен әбисенә әйтә:

– Әйтүен әйтелер, Әсмабикәттәй, әмма, Әнисәне әнисенә әйтик, әзрәк әдәпләнер.

Әледән әле әйткәлиләр Әнисәгә әбисе Әсмабикәттәй, әшнәләре “әйтмәгәнне әйттерүче” әзмәвердәй Әйдүк Әсхәдулла әйтә, Әлфинә, Әлфисәләр, әмма әдәпләнми Әнисә!

Әбисе Әсмабикә:

–  Әй, Әнисә, Әнисә! Әйтәмен әниеңә!

Ә әрсез әрекмәндәй әрләшүче Әнисә әбисенә: “Әбиюшкәм, Әсмәтүшкәм, әниләргә әйтмәле, әйбәтләнермен әле!?”не әйткәләп әбисен әвертә.

Әйтүен әйтә, әмма әүвәлдәгечә  әрепләшә, әрләшә.

Ә Әсмабикәттәй Әнисәнең әнисе  Әминәгә әрнешеп әйтә.
Әминә Әлимовна әрҗәдәге әкәмәтләрне, әрсез Әминәне әтисе Әнәс Әмировичка әләкли:

– Әнисәбез – әләкче, әрепләшә! Әбисе Әсмабикә әйтте, әшнәсе Әйдүк Әсхәдулла әрли, Әлфинә, Әлфисәләр әйткән.

Әтисеннән әрләнгәч, әйбәтләнә Әнисә.

 

Туймазы районының Ярмөхәмәт авылы.

***

Мин, Мусина Рәзинә Солтан кызы, 1958  елда Бүздәк районының Шланлыкул авылында туганмын. Авыл мәктәбен тәмамлагач, 1973-77  елларда Бәләбәй педагогия училищесында укыдым. 1981-86 нчы елларда Стәрлетамак педагогик институтын тәмамлап, хаклы ялга чыкканчы Ярмөхәмәт авылында укытучы булып хезмәт куйдым.

Җырларга яратам, авыл Мәдәният йортында уздырылган чараларда теләп катнашам. Шигырьләрем “Туймазы хәбәрләре”, “Туган як” гәзитләрендә һәрдаим басыла.

 

Рәзинә МУСИНА. Әнисә. Хикәя-бикәя
Рәзинә МУСИНА. Әнисә. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: