Әлфинур – Әсманың әбисе. Ә Әнисә, Әмир, Әлфир – Әсманың әшнәләре. Әлфинур әби, әйдамандай, әрәмәлеккә әйдәләде. Әпчи әбекәй әйдәләгәндә әңгәмәләште:
– Әүвәл-әүвәлдән, әбәдән әбиләрегез, әти-әниләрегез әхлаклылар. Әткәгез-әнкәгездәй, әбиләрегездәй әхлаклылык әйләсен. Әлбәттә, әлегә “Әлепби” әсбаптан әзерләнәсез. Әйбәтлекккә әзерләнегез!
Әсма әкрен-әкрен генә, әледән-әле “әхлаклы, әхлаклылык” әйткәли.
Әлфир әтәләнеп:
– Әлфинур әбекәй, “Әлепби” әйтмә, “Әлифба” әйт. “Әлепби” әбиләрчә. Ә “әхлаклылык” – әкияттәге әйбердер, әйбит, әбкәем?
Әби әдрәсле әбүркәсен әйбәтләп:
– Әйе, Әлфир, әхлаклылык әкияттә дә әйтелә.
Әссәламегаләйкем, әрәмәлек! Әлләгенәм, әкияттәгедәй! Әйләнәңдә Әбелхәят!
Әлфинур әмәлле әбекәй. “Әлхәмделилла” әйтә-әйтә, әбәд әтмәлләде. Ә Әмир Әсманы, Әнисәне, Әлфирне әрәмәлектә әбәкләүгә әгъвалады. Әбкәй әбәдкә әвәрәләнсә дә әледән-әле әйләнеп-әйләнеп әтрафны әйләде. Әсәрләнде Әлфинур әби. Әнә, әнә, әнгерәк, әнеч! Әбәү, әтәлге әллә! Әлләче, әрә! Әчәч, әвәсле әрәмәсе! Әстәгъфирулла, әче әрем, әрекмән, әлхәмделилла! Әһә, әнә-әнә әрсез әрлән әрләнгәнче әрбәгә әмәлләде. Әллә-ли әрәмәлектә! Әдрәсләнгән әрәмәлек!
Әлфинур әби әледән-әле әвәрәләнгән әшнәләрнең әлмәшләнүен әйләде:
– Әттәгенәсе! Әрәмәлектә әлмәшләнмиләр. Әбәткә әйдүклим.
Әмир әнчекләнде:
– Әлфинур әбекәй, Әлфир Әсманы “әбәләк” әйтеп әрләде. Әнисәнең әкренлеген әйтеп әрепләште.
Әлфир әтәчләнде:
– Әмир – әләкче! Әмир – әләкчел!
Әлфинур әби әбәктән әлсерәгәннәрне әйдүкләп әсәренеп әйтте:
– Әүвәле әрәмәлектә әйләнәли әзер әчкелтем әйрәнне, әнәчәне “әлхәмделиллә” әйтеп, әкренләп әвәрәлик. Әманәтем – әдәплелеккә әзерләү! Әләкчелек – әдәпсезлек. Әбәдән әләкләшмәгез! Әсма әрәмәлеккә әйдәләгәндә әледән-әле “әхлаклы, әхлаклылык” әйткәләде. Әшкарә әйтәм: әхлаклы – әдәпле, әхлаклылык – әдәплелек!
***
Автор үзе турында
Мин, Шакирова Резеда Флүр кызы, яз үзенең сулышын тирә-юньгә көн буена тарата һәм җылылыгын арттыра барган көннәрнең берсендә, 1962 елның 15 мартында, Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында дөньяга килгәнмен.
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алдым.
Язмыш мине алган белемем буенча укытучы булып эшләүне беразга кичектереп торды. Шулай да мәгариф системасына якын булган сферада хезмәт куярга туры килде. Шактый еллар Уфа авиация техник университеты китапханәсендә китапханәче, өлкән китапханәче һәм бүлек мөдире вазифаларын башкардым һәм хаклы ялга чыкканчы башкалабыз Уфада чит телләрне өйрәнү үзәгендә татар теле дәресләрен алып бардым.