Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
25 октябрь 2021, 09:18

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Әбиемнең әрәмәлеге. Хикәя-бикәя

Әбекәй әрәмәлектә әрекмән, әрем әзерли...

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Әбиемнең әрәмәлеге. Хикәя-бикәя
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Әбиемнең әрәмәлеге. Хикәя-бикәя

Әлинәнең әнисе – Әминә, Әминәнең әнисе – Әсмабану. Әсмабану – Әлинәнең әбисе.
Әнисе Әлинәгә әбисенең әкиятләрен әйткәли. Әбисенең әкиятләре әйбәтләр, Әлинәне әдәпкә, әхлакка әйдиләр. Әлинә әз-мәз әкиятләр әйткәли. Әнисе әйтә: "Әкиятләр – әһәмиятле әдәби әсәрләр, әкренләп әйткәләрсең, әлегә әбиең әкиятләре әйбәтрәк".
Әлинә, әтисе Әсләм, әнисе Әминә – Әлмәттәләр. Әбиләре Әсмабану – Әгерҗедә.
Әбиләренә Әгерҗедә әйбәтрәк. Әбине әкияттәй әрәмәлеге әвертә. Әбекәй әрәмәлектә әрекмән, әрем әзерли. Әгерҗеләр әрсезләнмиләр: әкренләп, әзләп, әрем, әрекмән әтмәлиләр. Әбиләре әрәмәлеккә әсирләнгән, әсәренгән.
Әлинәнең әти-әнисе әбекәйне Әлмәткә әйдиләр.
Әсмабану әби Әлмәттә. Әлмәттә – әкәмәт! Әнә Әлинәсе әйләнгечтә әйләнә. Әлмәттә әбиләренә әйбәт, ә әби әлләнигә әрни... Әгерҗедә әрәмәлеге, әрәмәләре, әрекмәннәре, әремнәре...
Әрнерсең, әлбәттә!
Әлинәнең әти-әнисенә Әлмәттә әйбәт, ә әбисенә Әгерҗесе әһәмиятлерәк.
Әлинә әйтә:


Әтиемә-әниемә
Әйбәтрәк Әлмәттә.
Әбиемә Әгерҗедә
Әйбәтрәк, әлбәттә.


Әбекәйне Әгерҗесе, әкияттәй әрәмәлеге әйди.
Әби әйтерен әйтә: "Әлмәттә әйбәт, Әгерҗедә әйбәтрәк!" Әйе, әнкәйләр әшәкене әйтмиләр, әйтәсен әдәпле әйтәләр, әдәби әсәрдәгечә.

Әйди-әйди әсирләтә
Әчкелтем әремнәре.
Әйтемнәрдә, әкиятләрдә –
Әйткәне әниләрнең...

Чакмагыш районының Рапат авылы.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Әбиемнең әрәмәлеге. Хикәя-бикәя
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Әбиемнең әрәмәлеге. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: