Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
14 октябрь 2021, 21:19

Мөкәрәмә САДЫЙКОВА. Мәдәниятле караклар

Мөхәррир талантлы шагыйрь Наҗар Нәҗмине аягөсте торып, елмаеп каршы ала, креслодан урын тәкъдим итә.

Мөкәрәмә САДЫЙКОВА. Мәдәниятле караклар
Мөкәрәмә САДЫЙКОВА. Мәдәниятле караклар

Фән докторы булса...

 


Наҗар Нәҗми атаклы урыс шагыйре Ярослав Смеляковның бер шигырендәге: “Сез, дәү әтиләр, ... читтән кергән татар телен урыс тегермәнендә онга әйләндердегез”, дигән юлларына каршы үзенең усал җавап итеп язылган “Татар теле” исемле шигырен иң башта “Кызыл таң” гәзитендә бастырырга ниятли. Ул чакта гәзитнең әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Әнгам Атнабай эшли. Атнабай шигырьне укыганнан соң, аның үтә дә кыю булуын искә алып, мөхәррир Таһир Ахунҗанов белән киңәшләшергә уйлый һәм аның кабинетына бу шигырьнең авторын да ияртеп керә.

Мөхәррир талантлы шагыйрь Наҗар Нәҗмине аягөсте торып, елмаеп каршы ала, креслодан урын тәкъдим итә.

– Менә Наҗар абый безнең гәзиткә бик көчле бер шигырь китергән. Басып чыгарырга вәгъдә итәбезме, юкмы? – дип Атнабай кулындагы шигырьне редактор алдына сала.

– Ә нигә вәгъдә итеп торырга, ди? Номерга ук җибәрәбез аны! – дип баш мөхәррир шигырьне укырга керешә. Ләкин укыган саен аның йөзендәге елмаю югала, башы түбәнрәк иелә, гәүдәсе өстәлгә сыена һәм ул, ничектер, бәләкәйләнеп кала. Ниһаять, ул кызыксынып карап торган шагыйрьләргә агарып киткән йөзен күтәрә дә, өстәлдә бармакларын биетеп:

– Басып булмас шул моны, егетләр, – ди, уйга калып. – Әлбәттә, мин фән кандидаты гына булмый, фән докторы да булсам, әллә ни икеләнеп тормас идем. Ә бу килеш батырчылык итүе кыен...

 

 

 

Мәдәниятле караклар

 


Язгы бер кичтә театрда көлке кичәсен үткәргәннән соң Сәгыйть Агиш күтәренке кәеф белән гадәттә таянып йөргән таягын селти-селти өенә кайтып барганда кайдандыр пәйда булган ике әзмәвер аны тупас кына култыклап ала.

– Ни хәл, картлач? – ди аларның бүренеке кебек янып торган күзлесе.

– Ару әле, бик шөкер! Үзегез шәпме?

– Сәгатең ничә? – ди әзмәверләрнең икенче яктагысы.

– Ун икенче ярты тирәселәр. Күзләрем юньләп күрмәгәч, мин төннәрен сәгатемә карап тормыйм.

– Әйдә, төгәллик! – ди ут күзле әзмәвер һәм шунда ук язучының беләгендәге сәгатьнең каешын ычкындыра.

– Алай күзләрең дә юньләп күрмәгәч, бу сәгатьнең сиңа кирәге дә юк, бабакай.

Үзенең шул рәвешле талануын аңлаган язучы:

– Бу сәгать бит, егетләр, вакыт күрсәткеч кенә түгел, ә бик кадерле, истәлекле бүләк. Аны миңа Казандагы театрда, сәхнәдә, бөек Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан барлык халык алдында тапшырдылар. Ул кулымда текелдәп торганда мин үземне Тукай янәшәсендә торган кебек итеп тоям, – ди.

Әзмәверләр бер-берсенә карашып алалар да:

– Тукай истәлеге итеп йөрткәч, ярый, юлыңда бул әйдә! – дип, сәгать каешын каптырып, язучының аркасыннан кагып калалар.

Бөек шагыйрь исеме алдында каракларның да баш иеп, гөнаһтан талмаулары өчен Сәгыйть Агиш ихлас сөенә.

 


Белешмә:

Мөкәрәмә Хафиз кызы Садыйкова Башкортстанның Ярмәкәй авылында туган. Кече яшьтә ятим калып Бәләбәй, Уфа балалар йортларында тәрбияләнә. Театр училищесында, читтән торып Мәскәүнең Максим Горький исемендәге әдәбият институтында укый. Радиода, матбугатта эшли. Агымдагы елның маенда 90 яшен билгеләде.

 


Фото: ba.m.wikipedia.org

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: