Алда сөйләнелгән вакыйгалардан соң күпмедер вакыт үтүгә, Бәләбәй районы Тузлыкуш урта мәктәбендә “Трактор” фәне буенча укытучы Рамил абый Миңнуллин (урыны оҗмахта булсын) мине янә ДТ-75 рычаглары артына кайтарды. 1989 елның бер яңгырлы көнендә “Чапай” колхозының мәктәп өстендәге басуын әллә сөрергә, әллә культивация үткәрергә кушты бу. (Турысын әйтим, бүген мин бу ике эш арасындагы аерманы хәтерләмим дә.) Җитмәсә, сыңар аягы белән үзе мәктәптә торып калды.
Киттем. Ишеп яңгыр ява. Кемнәр 1980 елларда Бәләбәй якларында укыган, практика үткән, белә булыр – ул чорда монда тигез асфальт юл турында ишетү дә мөмкин түгел иде. Мәте, пычрак, баткак Бәләбәйнең синонимы булды. Безнең урам уртасындагы пычрак күл-күләвек җәйнең иң эссе көннәрендә дә кипмәде. Әтием, язучы-сатирик Камил ФАЗЛЫЙ шул хакта “Һәнәк”тә “Робинзон утравы” дип аталган фельетон язып бастыргач, аны райкомга чакырып тинтерәтүләре хәтердә. Иң кызу көннәрдә дә аяктан резина, я кирза итек төшмәде. Башкача урамнан үтү мөмкин түгел иде.
Ярар, читкәрәк киттем, ахрысы. Яңгыр астында тиешле мәйданда кушылган эшне башкарып чыктым. Трактордан төштем, чын механизатор кебек, маңгай тирен сыпырып, канәгатьлек белән басуга күз салдым. Барысы да яхшы, әйбәт культивацияләнгән. Ә бәлки сөрелгәндер. Инде хәтерләмим. Тракторга күз салдым. Пычракка батып, төсен (зәңгәр иде ул) югалткан, бичара. “Нихәл итеп, мине шундый төстә кайтарасың?” дип, үпкәләгән төстә карап тора. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. “Кайгырма, иптәш, доставим в лучшем виде” дидем дә, янәдән кабина эченә кереп утырдым.
Басу кырыннан гына Кыркул дип аталган кечкенә инеш авыл аша уза иде ул чакта. Нәкъ укытучым Рамил абый Миңнуллинның өе яныннан үтә. Мин тракторны шунда илтергә тиеш. Хәзер кибеп бетте инде ул инеш. Агыйделне аяк белән атлап чыгып булса, Кыркул бүген мунча ташы яткылыгы гына. Коп-коры. Гигант сусаклагычлары белән мактанганчы, республика шул табигый елга-инешләрен сакласа иде дә соң... Аномаль эсселек, җәен – кыш, кышын – җәй кебек афәтләр дә килмәс иде... Янә читкә киттем, ахрысы.
Кыскасы, башыма янә искиткеч “акыллы” фикер килде: инеш эченнән кайтырга! Трактор чиста булырга тиеш! Минем Зәйтүнә әбекәй, әтинең әнисе – без аны “инәки” дип йөрттек – авылда пөхтәлеге һәм аш-суга осталыгы белән дан тоткан кешеләрнең берсе иде. Өендә тузан бөртеге дә очрату мөмкин түгел иде аның. Хәерсез 80нче елларда да өендә затлы ислемай исләре аңкып тора. Ул пешергән коймакларның тәмен, күпме яшәсәм дә, кабат татый алмадым... Искиткеч иде алар! Аның тәэсире беләндер инде, “чисталык чире” канга сеңгән иде. Дөрес, Уфага килеп, тулай торакта ярты ел яшәү белән, “терелдем”, гадәти, “бук ни, боламык ни” икәнен аңламаган студентка әверелдем.
Янә читкә салуладым бугай...
Шулай итеп, авылга кайтып киттем инеш буйлап! Тимер Арслан сүзләрен бераз үзгәртсәң, “инеш җылы, миңа рәхәт, тракторда сыпыртамын”! Беренче тизлек, икенчесе, өченчесе..., алтынчысы! ДТ-75 үзеннән-үзе юыла, мин исә үз акылыма үзем сокланып, газны арттырам гына! Чиста кайтам бит!
Тик... Авылга килеп кердем дигәндә генә, әллә ни булды – мин сиденьедан шуып төштем дә киттем. Трактор үкерә, тик берни эшли алмый, гусеницасы төшеп калган танк кебек инеш эчендәге чокырга килеп төртелгән. Җитмәсә, уң якка – тракторчы ягына янтайган, “менә авам-менә авам” дип тора. Көч-хәл белән тизлекне “нейтралка”га күчереп, “пассажир” ягына шуышып күтәрелдем, ишекне ачтым һәм... өйгә, әти янына – Бәләбәй районы Тузлыкуш урта мәктәбе мәктәбе директоры Камил ФАЗЛЕТДИНОВ йортына таба сыпырттым. Тракторны сүндереп торып булмады. Хәлне сөйләп биргәч, әтием башын чайкады да ДТ-75не сүндерү һәм кайтару өчен инструкторым Рамил абый Миңнуллин йортына йөгерде. Алар мәсьәләне ничек хәл иткәннәрдер – анысы миңа караңгы, тракторны “тоткынлык”тан чыгару өчен төнгә кадәр мәтәләнүләре генә мәгълүм... Кыскасы, шушы вакыйгадан соң мине тракторга якын җибәрүче булмады...
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: минем йөздә татар журналистикасы, фольклор, әдәбият гыйлеме кемне тапкандыр, кыйммәтем ни чаклыдыр – әйтә алмыйм. Ләкин шуны төгәл беләм – авыл хуҗалыгы беркемне дә югалтмады. Чөнки атка утырсам – тәртәсе сына, “матай”ны иярләсәм – пешкәге (поршене) тарала иде. Әгәр авыл хуҗалыгына китсәм, бәлки, бу көннәргә ул бөтенләй юкка чыккан булыр иде. Фридрих Ницше язганча, “һәркемгә – үзенеке”... Шуңа күрә, Ходай биргәнгә хуш булып, алган һөнәремә канәгать калып, бу язманы сезнең игътибарга җиткердем.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать университетының Халык иҗаты бүлеге гыйльми хезмәткәре, Уфаның 2 нче Татар якшәмбе мәктәбе укытучысы, “Тулпар” республика яшьләр журналының баш мөхәррир урынбасары, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Фатих Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты.
Фото: https://i.ytimg.com/