Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
3 октябрь 2021, 19:33

Резеда ШАКИРОВА. Аскында. Хикәя-бикәя.

Аскынның Арбаш авылына акрын гына алтау атлыйбыз.

Резеда ШАКИРОВА. Аскында. Хикәя-бикәя.
Резеда ШАКИРОВА. Аскында. Хикәя-бикәя.

Август ае. Атнакич. Аскынның Арбаш авылына акрын гына алтау атлыйбыз. Арбаш - алтынчы авыл. Алты адымлап алдан атлаучы Арбашлы ахирәтем Алинә аңлаешлы, аңларлык аңлатты: Абайлап атлагыз! Аркылы ауган агачларга абынмагыз! Авызыгызны ачып атламагыз! Ашыкмагыз! Абынып, аякларыгызны авырттырмагыз! Аерылмас адаш ахирәтемнең аңлатулары анык, ачыктан-ачык, асыл. Арбашлы Алинәнең авылына ашкынып атлавына, алгысынуына "ачык авызландым", ахры. Алдымны-артымны абайламастан, ауган агачка абындым. Ару-алҗудан, арыганлыктандыр, ахрысы. Аны, агачны авыштырып, "аякландым аяклануын". Алай аякларым авыртмады. Аймаклап, алтау ахшам авышканда азапсыз Аскынның Арбашындабыз. Авыл абыйлары, апалары - ахирәтемнең авылдашлары, ашкынып алып, алыс атаулы аланлыкка атлаячагыбызны аныкладылар, ашыктырдылар. Аланлык -- агачсыз, ачык. Анда алачык. Ачыклыкта артъяпмалы, алъяпкычлы ашбаз апабыз аш ашатты. Ачыкканбыз. Абруйлы авыл агае ап-ак ашъяулыктаны аш арты ашларны -- ашамлыкларны алгарак аударды. Ашап алгач, ачык аланлыкта авыллашкан авторитетлы Авзал абзый, авыздан авызгаларны анык аңлатты. Аннары, апа-абыйлар ара алып, алар аныкладылар. Арбашлылар авыздан авызгаларны ачыктан-ачык аңлатып, алтыбызга да арзу арттырдылар. Ардаклы авыздан авызга! Алтыбызга да алгысу-алгысыну-атлыгу арттырдың!

Резеда ШАКИРОВА. Аскында. Хикәя-бикәя.
Резеда ШАКИРОВА. Аскында. Хикәя-бикәя.
Резеда ШАКИРОВА. Аскында. Хикәя-бикәя.
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: