Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 октябрь 2021, 20:43

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Трактор маҗарасы. Булган хәл

Абзый кабинасыннан трос алып чыгып, бер башын – минем тракторга, икенчесен үзенекенә тоташтырды, үзе кабинасына менәргә дип кулчадан тартылды. Шулчакны миңа нәрсә булгандыр – артымда “Белорус” барлыгын да, тракторчының кабинасына менеп өлгермәгәнлеген дә... оныттым да куйдым! Каушау, дулкынлану галәмәтедер инде. Беренче тизлеккә салдым, аннан икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә... ДТ-75 көчле, җилдерә генә! Азактан сөйләделәр: абзыең трактор кабинасының кулчаларына асылынган килеш шактый өстерәлеп барды, дип. Шулай да ничектер кабинага кереп утырган бу...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Трактор маҗарасы. Булган хәл
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Трактор маҗарасы. Булган хәл

Минем бәләкәйдән “техника” дигән туташ белән мәхәббәтем барып чыкмады. Мин аны яратырга тырыштым (яраттым түгел!), ә ул үземне санга да сукмады. Әтинең “Восход” мотоциклына утырып чыгып китсәм, я пешкәге ярыла, я тизлек шестернялары ватыла, һич югында тәгәрмәче булса да тишелеп чыга иде. Ә инде тигез урында авып, я булмаса тик торган баганага бәрелеп алган җәрәхәтләр аякларда әлегә кадәр саклана.

1980 еллар азагы... Урта мәктәпнең VIII сыйныфында укып йөргән чак. Ул вакытта безгә “Трактор” дәресләре керә иде. ДТ-75 тракторында күнекмәләр үтәбез. Укытучыбыз – Рамил абый Гафаров. Ул гомер буена комбайнда эшләгән, ургыч астына эләгеп, бер аягын да өздергән иде, шуңа таяк белән йөрде. Көзге бер көндә ДТ-75кә утыртып, мәктәп капкасыннан чыгарып җибәрде бу мине. Үзе каядыр китеп барды. Чыктым. Йөз метр да үтәргә өлгермәдем, бер урыс абзые каршыма төшеп туктатты.

– Сынок, помоги, пожалуйста, вытянуть мой “Белорус”, – ди.

Баксаң, бу абзый Бәләбәйдән безнең мәктәп котельныена күмер брикетлары төяп алып килгән икән. Тракторы белән урам уртасындагы сазга кереп баткан. Мин нәрсә – җаваплы кеше. “Белорус” янында кырт борылып туктадым. Үзем куркам. Абзый кабинасыннан трос алып чыгып, бер башын – минем тракторга, икенчесен үзенекенә тоташтырды, үзе кабинасына менәргә дип кулчадан тартылды. Шулчакны миңа нәрсә булгандыр – артымда “Белорус” барлыгын да, тракторчының кабинасына менеп өлгермәгәнлеген дә... оныттым да куйдым! Каушау, дулкынлану галәмәтедер инде. Беренче тизлеккә салдым, аннан икенчесенә, өченчесенә, дүртенчесенә... ДТ-75 көчле, җилдерә генә! Азактан сөйләделәр: абзыең трактор кабинасының кулчаларына асылынган килеш шактый өстерәлеп барды, дип. Шулай да ничектер кабинага кереп утырган бу.

Менә мәктәп капкасыннан да үтеп киттем, күмер саклана торган сарайны да уздым. Юлым мәктәп басуына таба. Шулчак тракторның тартуы кимеде. Миңа нәрсә – әмәлен беләбез – түбәндәгерәк тизлеккә күчтем. ДТ-75 үкерә, ләкин тарта!

Ничектер тирә-якка күз салырга башым җитте. Карасам! Бер яклап, костюмнарын салып ташлап, миңа таба әти йөгерә (ул вакыта Бәләбәй районы Тузлыкуш урта мәктәбе директоры иде), икенче яклап таягын каядыр томырган Рамил абый титаклап чаба! Ә мәктәпнең бөтен укучылары тәрәзәләрне сырып алып мине күзәтә, бармак төбәп көлешәләр. Артыма борылып карадым. Ни күрим, артымда – “Белорус”, арткы тизлеккә салган, тәгәрмәчләре кирегә әйләнеп утыралар! Тракторны туктатырга башым җитте. Кабинадан төшәргә куркыта. “Төшүем дә булачак, бу абзый монтировкасы белән аркага китереп сылаячак бит инде”, – дим. “Белорус”тагы абзый да кабинадан чыкмый. “Бу исәргә ышансаң, мин кабинадан төшү белән тракторын тарттырып, әллә кая алып китеп томырыр”, – дип уйлагандыр инде.

Ул арада әти белән Рамил абзый да килеп җиттеләр... Мине кабинадан йомшак кына чакырып чыгарып, мәктәпкә кертеп җибәрделәр, тракторны сүндерделәр. “Белорус”тагы абзый белән ничек аңлашканнардыр – анысы миңа караңгы булып калды. Аның каравы, атна-ун көн буена малайлар көлеп күз ачырмадылар, “көн герое” булып йөрдем. Шуннан бирле укытучылар да, әти дә мине тракторга якын да җибәрмәделәр. Бүген “Тулпар”да кәгазь сырлавым белән дә, бәлки, мин шул вакыйгага җаваплымындыр. Югыйсә, миннән менә дигән тракторчы да чыккан булыр иде...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Фото: localmobile.olx.uz

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Трактор маҗарасы. Булган хәл
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Трактор маҗарасы. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: