Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 сентябрь 2021, 10:42

Сәрия ВАХИТОВА. Аракыдан – авария! Хикәя-бикәя

Алда Акрамның асфальтка ауган агачка "атланган" автомобиле абайланды. Автомобильнең арты ачылган. Алыптай Акрам агарынган...

Сәрия ВАХИТОВА. Аракыдан – авария! Хикәя-бикәя
Сәрия ВАХИТОВА. Аракыдан – авария! Хикәя-бикәя

Асия апа – ана. Атнакөн, авыз ачкач, авылындагы авырлы Айсылуына, аванслата алган акчасына, анар, алма, айвалар алып, автовокзалга атлады. Автобус алмашынган – Агыйделгә ашыккан. Асия апа, ашкынып, авылына атлады. Аяк асты – атламаслык. Ару атлады, аягы – атлыйм-атламыйм – арыды, алҗыды. Ачыкты, ашказаны ачыды, авыртынды. Ахшамга авылга ашыкты. Автотрассадагы асфальттән автомашиналар агыла. Авылдашы аютабан Акрам, Асия апаны артыксынды: автомобиленә алмады. Асия апа, аңышмастан, аптырап, ачуыннан акырды: “Абау, алкаш, автомобилең аламалансын!”
Аны алчак, аяучан, авылның алмаштыргысыз, арусыз агрономы Алмаз алды. Афәрин! Асия апа, ат арбасындагы абагаларга аһылдап, алҗып ауды. Авызлыксыз ат алга алдырды.
Алда Акрамның асфальтка ауган агачка "атланган" автомобиле абайланды. Автомобильнең арты ачылган. Алыптай Акрам агарынган, акайган, аҗдаһадай ажгыра. Анысы-анысы, арттырмыйм, армиягә алынмаган адәм, атасын-анасын аермыйча, аяусызланып, алмашынып, ахрысы, алманча акыра: “Ахтунг!”.
Абау! Аңлашылды, ачыкланды: Акрамнан аракы аңкый! Андый адәмнәр аяныч!
Ассызыклыйм: ахмакланмагыз, автомобильдә авызыгызга аракы алмагыз! Алтын афоризм: “Аракыдан – авария!”

Чакмагыш авылы.

Сәрия ВАХИТОВА. Аракыдан – авария! Хикәя-бикәя
Сәрия ВАХИТОВА. Аракыдан – авария! Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: