Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 сентябрь 2021, 10:40

Рәзифә СӘЛИМОВА. Азалия. Хикәя-бикәя

Аруыннанмы, абайламыйчамы, аяк астындагы аркылы агачка, ай, абынды Азалия...

Рәзифә СӘЛИМОВА. Азалия. Хикәя-бикәя
Рәзифә СӘЛИМОВА. Азалия. Хикәя-бикәя

Авылыбызда аптырарлык ашханә. Анда Азалия апа – аш ашатучы. Авылда ап-ак альяпкыч, алтын алкалар аңарда. Апакакаем! Азамат агай – агроном. Азалиядән алдарак атлый. Аруыннанмы, абайламыйча, аяк астындагы аркылы агачка, ай, абынды Азалия.

Аягын авырттырып авырганда, Азамат абый аңа аш ашатты. Алай ашыкмый аякланырга Азалия. Азамат абыйга, ай-һай, алданамы?! Алар аңлаштылар, ахры. Азамат абый аптырамый, Азалиясенең авазы аңа аңлашыла.

Чакмагыш районының Рәҗәп авылы.

Рәзифә СӘЛИМОВА. Азалия. Хикәя-бикәя
Рәзифә СӘЛИМОВА. Азалия. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: