Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 сентябрь 2021, 14:18

Рәсимә ЗАРИПОВА. Азан авазы. Хикәя-бикәя

Аракы – агу, аларның авызларын ачыттырды, аякларын авырайтты, ашказаннарын алып аткандай авырттырды...

Рәсимә ЗАРИПОВА. Азан авазы. Хикәя-бикәя
Рәсимә ЗАРИПОВА. Азан авазы. Хикәя-бикәя

Актаныш авылыннан Актанышбаш авылына – алтмыш адым ара. Актанышбаш алдынгы авыл – анда ап-ак алачыклар, атлар, арбалар, алсу алмалы алмагачлык, аек акыллы авыл агайлары, ак альяпкычлы апалар…

Алар – авылча акрын ашап, акрын атлап, Актанышлар ашыгып ашап, ашыгып атлаучанырак. Арада – айныр-айнымас, атлар-атламас, Айнур, Айзатларыдай, аракыда адашканнары – авылны акламый, анысы. Алар – авыру, аракыдан аңнары агуланган, ашказаннары агуланган. “Аракысыз алты адым аяк атламаячак алар” – авылдашлары авызыннан. Аңлату, ачулану – аларның артына арыш аткандай.

Атнакич Актанышта “Акмәчет” ачылды. “Акмәчет” ачылганда Айзат, Айнур, Актанышбаштан аракы алып, алмагачлар арасына атладылар. Ашыга-ашыга ачып, алсу алмалар ашый-ашый, аракыларын авызларына агыздылар.

Аракы – агу, аларның авызларын ачыттырды, аякларын авырайтты, ашказаннарын алып аткандай авырттырды. Алмагачлар арасына авып, аунап арыгач, аякланырга азапланганда, “Акмәчет”тән азан авызы агылды. Аһәңле азан авазы айнымас Айнур, Айзатның аңнарын ачты, ахры – алар актыккы аракыларын авызларына агызып, “Акмәчет”кә ашыктылар. Авыл аксакаллары алдында авылдашларына антларын аңлатырга азапландылар: “Айныйбыз, аракыны авызга алмыйбыз!”  

Атнакич агылган азан авазы аларны ак агудан аралап алды. Айнур, Айзат айнып, авылдашлары алдында ахыргача акланып, аеклыкка атладылар.

 

Татарстан.  

Актаныш районының Актаныш авылы.

Рәсимә ЗАРИПОВА. Азан авазы. Хикәя-бикәя
Рәсимә ЗАРИПОВА. Азан авазы. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: