Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 сентябрь 2021, 09:46

Заһит МУРСИЕВ. Аңлашу. Хикәя-бикәя

Алты айдан алдак Акмал абзый айгыр алырга ашкынган. Авылда айгырлы адәм абруйлы!

Заһит МУРСИЕВ. Аңлашу.  Хикәя-бикәя
Заһит МУРСИЕВ. Аңлашу. Хикәя-бикәя

Абзай авылы Азатулла абзый Арбаш авылы Акмал абзыеннан алданган. Акмал аннан алты алмагач алган. Акчасы аз, ахры. Арада аңлашылмаучылык азган. Абзыйлар аптыраганнар. Азатулла – акыллы абыз, аңлатырга алынган. Акмал аңламаган, асылда алдашан.

Азатулла аңа аңлаткан: “Акылыңны алга ал, адәм алдында аптыратма, алмагачлар алтау алынган, алмагачлыгыңда алты алмагач аллана, алдашып, акылымны ахмакландырып аптыратма. Алтыны алдың, алмагачны акчага алыштырганда Азатулла абзыеңны алдаштырдың, акылыңнан ашкансыңдыр. Аш атканга акча ат”.

Абзыйлар аңлаша алмаган, акырышканнар да аерылышканнар. Алты айдан алдак Акмал абзый айгыр алырга ашкынган. Авылда айгырлы адәм абруйлы. Ажгыр айгыр Абзай авылы Азатулла абзыйда асралган. Акмал ат алырга Абзай авылына атлаган.

– Азатулла, аргамак айгырыңны алырга атлыгам, атыңны Арбашка алдырмакчымын.

– Айгыр акчасы –  алтышарлап алтмыш акча, алырлыгың ала алса, ал.

– Акчам алдыңда, аңлап ал, – ачылган Акмал.

Азатулла абзый акчаны аралап-аралап, алданмый алып, агач арбага ала. Араннан ажгыр айгырны алып Акмалга аткарган. Азатулла аңарга аңлаткан: “Алдакчыны алдак алдый, акчаң аякланды, атым алтмышар алты акча алырлыкмыни, артыграк алдым. Алмагач акчасы акылыңдамы? Акмал абзыкаем, алыр-бирер аралашуыбыз ахыр алды. Алдашу-аңлашылмаучылык артка атылды. Айгырым акыллы, алтын алганыңны аңларсың”, – акыл аткан абзый.

Аңлашу ахырлангач, Акмал абзый, алган айгырына атланып, Арбаш авылына атлаган. Акыллы адәм алданмаган.

Караидел авылы.

Заһит МУРСИЕВ. Аңлашу.  Хикәя-бикәя
Заһит МУРСИЕВ. Аңлашу. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: