Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 сентябрь 2021, 10:06

Язилә ГАЛЛӘМОВА. Амбарда. Хикәя-бикәя

Ания алмалар арасында аунаган Алинәне алдына алды, аның алмалар арасында аунавына аптырады...

Язилә ГАЛЛӘМОВА. Амбарда. Хикәя-бикәя
Язилә ГАЛЛӘМОВА. Амбарда. Хикәя-бикәя

Аталары Азат август алмаларын амбарга аударды. Алсу алмалар алырга Алинәгә амбарны ачты. Алмаларны айкый-айкый актарды. Алсу алма алып ашады.

Алмалар айкап актарганга ачуландылар, аяк астына агылдылар. Алинә абынып ауды. Аның аркасы авыртты. Алинә алмаларга акайды. Акырды. Амбарны ачуына, алма алуына ачынды. Ачуы ашканнан ашты, артканнан артты. Аннан ачуын алыска алып атты. Аркасы аруланды. Аксаклап атлады. Алсу алма алып ашады.

Алинә алдын-артын абайламады. Амбардагы алмалар алга агылды. Алинә артка ауды. Авызыннан: "Аллакаем!" — авазы атылды.

"Аллакаем!" — аһәңенә Алинәнең Ания апасы амбарга атлады. Ания алмалар арасында аунаган Алинәне алдына алды, аның алмалар арасында аунавына аптырады. Ания Алинәнең ачыргалануыннан аркасы авыртуын аңлады. Ания, ашыгып, Алинәнең аркасын ачты. Алинә апасына аркаланды. Аркасы авыртуы аруланды.

Алар амбар алдындагы алмаларга агач араталар астылар. Апасы Алинәгә абынуының асылын аңлатты: ашыгу! Ашыгу акылны авызлыклый. Алъяпкычларына алсу алмалар алып, алар аланлыкка атладылар.

Татарстанның Актаныш районы, Татар Суыксуы авылы.

Язилә ГАЛЛӘМОВА. Амбарда. Хикәя-бикәя
Язилә ГАЛЛӘМОВА. Амбарда. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: