Айсылу, аның анасы – Астанада. Алар, актив алыпсатардай, алъяпкычлар, ашъяулыклар, асылташлар алдылар. Алар анда арзан. Актарындылар, ашыгып-ашыгып, асылларын араладылар. Арыдылар, алҗыдылар – адашмадылар, аумадылар, абынмадылар. Ачыккач, ашханәдә аш, аппетитлы азыклар, алма ашап алдылар.
Аэропортта аңлаттылар: алганнары артык авыр! Аптырадылар, аһылдадылар. Аннары, авызларын ачып, акланырга азапландылар. Аңлатучы адәм акырды: азайтырга! Алар агарындылар. Ай Аллаһым, аяныч! Алъяпкычларны, ашъяулыкларны, асылташларны алга, артка, аска атасыңмы? Ачуыңнан, алдануыңнан ачынырсың, авырырсың!
Айсылу анасына аңлатты-аңгартты: "Анакаем, алайса артык авырлыктан арыныйк!" Аэропортны айкап, азәрбайҗан артистларын абайладылар, артык алъяпкыч-ашъяулыкларын аллы-артлы аларга аткардылар.
Алчак артистлар, актерлар алдан ашыкты. Айсылулар асылташларын, алъяпкыч-ашъяулыкларын асламчылардай аркаларына асып, алар артыннан аэробуска акрынлап атладылар. Аңлашылды: арытабан аэропортка артык авырлык алмаслар алар!
Ап-аяз... Алтын ай аларны алкышлый: “Ай, Айсылу, ай, Айсылуның анасы! Ачыш ачасызмыни? Арзанга алданмагыз! Азагын алдан ачыклагыз! Алгарыш ачкычы – аңлылыкта, акылда!”
Уфа шәһәре.