Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 сентябрь 2021, 10:34

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Алма ашагыз! Хикәя-бикәя

Алма ашагыз, авырмассыз! Алма авыруны акрынлап ала. Алма ашасаң, аппетитың ачыла, ашказаның авыртмый, аннан авыртуларың азая.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА.  Алма ашагыз! Хикәя-бикәя
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Алма ашагыз! Хикәя-бикәя

(Авыл апасының акыллы аңлатмасы.)
Ананас, айва ашап, авырулардан арынмыйсың – алданмагыз. Аларны ашауны акрынлап азайтыгыз, алмага алыштырыгыз.
Акыллы апа-абыйлар азыкның асылын алалар: алар алма ашыйлар. Алар, алма ашагач, авырмыйлар, авырсалар, азактан артык азапланмыйлар. Алга атлыйлар, авырудан арыналар. Алма ашасаң, ашаган азыкны азайтасың. Андыйлар артык авырлыктан азапланмыйлар.
Аңлатам, агай-эне, аңлатам – аңлаганы аз. Аңгыраландыкмы, акылсызландыкмы – аңламыйм. Аннан акылым аңлата: артыгын азынабыз, ахры! Арытабан алма ашамасак, авырулардан арынмабыз, ансат айнымабыз. Ассызыклыйыйм: алам-салам азык ашасак, авыруларны аздырырбыз. Авыру алдан, арттан алагаемга ала. Ай-яй, алама, астыртын албасты!
Август аеның азаккы атнасына аяк атладык. Алмагачларда алсу алмалар асылынган. Алмагач асларында алмалар ауный. Аяк астында алар. Алып аша!Авыл апалары авырсынмыйлар: алмагач астындагыларын ашарга алалар, аптырамыйлар: алъяпкычларына алып, ашап азапланалар. Алар акыллылар! Азыкны азыктан аералар. Аеруча аръяк апалары алдыралар. Алъяклар – аксөякләр: ананас, айва алып ашыйлар. Аларны аңламассың...
Аңлатам, аңлатам – аңлыйсыздырмы?
Аңладыгыз, ахры. Артыгын аңлата алмыйм: авызымда – алма. Алмагачтан алган алма ашыйм. Авырмаска, артык авырлыктан арынырга азапланам. Алма ашагыз, акыллыкайларым!
Авылның аръягыннан Асия апагыз.
Август ае, атнакич.
Арыдыгызмы? Аптырамагыз: авызымдагын аңлаучы аз. Абау! Алмасы!

Чакмагыш районының Рапат авылы.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА.  Алма ашагыз! Хикәя-бикәя
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Алма ашагыз! Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: