Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
9 сентябрь 2021, 10:02

Ризида КАЮМОВА. Авылым. Хикәя-бикәя

Аһәңле азан авазлары... Аллаһым, ата-анамны, авылымны, авылдашларымны афәтләрдән арала. Амин! Фотода: Ризида КАЮМОВА.

Ризида КАЮМОВА. Авылым. Хикәя-бикәя
Ризида КАЮМОВА. Авылым. Хикәя-бикәя

Авылым, авылкаем... Анда адымнар атлаганмын. Ата-анамнан акыл алганмын. Алар абруйлы. Авырлыкта аларга аркаланам. Атамнар азаккы акчаларына азык алып, аны аркаларына асып, абый-апамнарны ашатканнар. Авырлыклар артта.

...Август ае. Алмагачта алмалар алланган. Авылыма ашыгам. Алда асфальт. Аяклар алга атлый. Агарып, Агыйдел ага. Аның аркылы алтын ашлыклы автомобильләр агыла. Аннан ары – арыш, арпалар. Алар алтын алкада.  Алда – авыл амбары. Аңа ашлык арбалары ашыга.

Агыйделкәй алкын... Арырак – Агыйделгә ашкынучы Акчишмә.

Акрынлап алга атлыйм. Алчак, ак алъяпкычлы анам авыл ашханәсендә ашнакчы. Аннан – атамның алачыгы. Аңа аеруча ашыгам. Алачык алдында – атамның аты Алмачуар. Ат арпа ашый. Алачык алдында Актүш ауный. Аһәңле азан авазлары... Аллаһым, ата-анамны, авылымны, авылдашларымны афәтләрдән арала. Амин!

Чакмагыш районының Митрәй-Әюп авылы.

Ризида КАЮМОВА. Авылым. Хикәя-бикәя
Ризида КАЮМОВА. Авылым. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: