Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
9 сентябрь 2021, 09:37

Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Аргамак. Хикәя-бикәя.

Алма ашыйм, алма ашыйм,Алма агачларыннан.Аруларын аралыймынАлмагач асларыннан... Фотода Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. 

Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Аргамак. Хикәя-бикәя.
Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Аргамак. Хикәя-бикәя.

Айгизем акыллы, алдынгы, Аязым акыллы, анысы аз гына астыртынрак.
Алар алтыннарым – абыйлы-апайлы.
Алмазым-алмам – аларның аталары.
Алмаз атка албыра. Алыргамы, алмаскамы? Алса, алданмасмы? Алды, ап-ак айгыр, аталмышы – Аргымак.  Айгиз, Аяз Аргымакны алмашлап ашаталар. Артыгын аткаралар. Айгырны аңламассың, аларга акаеп-акаеп ала. Алмаз ашатмаганга ачуланудырмы? Ара-ара Алмаз да ашата.
Атнакич Айгиз ашап алгач атка атланып алды, акланга алдырды. Аяз атлана алмады. Аннан абыйсын ансат алдады. Аллаһыкаем, аягы авырткан, арыган. Айгиз апаеның алдашканын аңламады, ахры, аптырады.
Атка атланып ару ара атланылган. Ат та алдырып арыгач, Айгиз, Аяз алмалыкка алдыралар. Агачтан алмалар алып ашыйлар алар. Ашый-ашый, азрак аңгыраеп алдылар алар. Анысы алманы алагаем ашау аркасындадыр, ахры. Ай-ай-ай, артистлар! Аннан акрынлап алга атладылар.
Аталары Алмаз алдан алдырган. Айгизне, Аязны акырмыйча азрак ачуланып та алды. Алайса артыгын аталарына аркаланалар.

Аталары Алмазны
Айгиз-Аяз алдаган.
Алмазкаем алданганын,
Акрынлап аңлаган.

Алсуланалар алмалар,
Алма агачларында.
Аргымаккаем алдыра,
Аклан аланнарында.

Алма ашыйм, алма ашыйм,
Алма агачларыннан.
Аруларын аралыймын
Алмагач асларыннан.

Бакалы районының Мостафа авылы.

Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Аргамак. Хикәя-бикәя.
Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА. Аргамак. Хикәя-бикәя.
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: