Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 сентябрь 2021, 09:21

Мәсүфә ӘЮПОВА. Админстраторлар Архангельдә. Хикәя-бикәя

...Алларында Архангельнең атказанган ашнакчысы,  алъяпкычлы Айгизә, алтын алкаларын асып, алчакланып, администраторларны ашлар ашатты. Азактан автомобильләренең артларын ачып, анда алмалар, айвалар, анарларны аударды.

Мәсүфә ӘЮПОВА. Админстраторлар Архангельдә. Хикәя-бикәя
Мәсүфә ӘЮПОВА. Админстраторлар Архангельдә. Хикәя-бикәя

Архангель авылларына администраторларның автомобилләре агылды. Аргамак авылыннан аршиндай адымлы  Акрамның Айнурын – агрономга, Аблай авылыннан акбашлы Амерҗанның Алиясен –  адвокатка, Аксубайдан артиллерист Анилның Асиясен – акробатка, Акбүредән арбачы  Андрейның Агатасын – актерга, Арышлыдан арпачы Айбулатның Азаматын –архитекторга, Абдулладан академик Арсенның Айварын – альпинистка, Аким авылыннан аю Айратының Айдарын атларны ашатырга алдылар.

Алларында Архангельнең атказанган ашнакчысы,  алъяпкычлы Айгизә, алтын алкаларын асып, алчакланып, администраторларны ашлар ашатты. Азактан автомобильләренең артларын ачып, анда алмалар, айвалар, анарларны аударды.

Администраторларның администраторы Абушахманов Аяз Абделманович аллерголокка, аниматорга, автоинспекторларга, анестезиологка, аппаратчикка, археологка, авиадиспетчерга, автогонщикка, автоинструкторга, аудиторга, автомеханикка, авиатехникка, астрономнарга, атомщикларга ажиотажны аңлатты.

Авылдагы ата-аналар андый аңлатмаларны аңламасалар да, аңлагандай, администраторларны аптыратмыйча аерылыштылар. Аяз Абделманович авырлыкларга авырсынмыйча, Архангельләрчә алга ашкынырга ашыктырды.

Алыпсатарлардан, алдакчылардан арыган авыл агайларының, апаларының Айнурлары, Алияләре, Асияләре, Алсулары, Агаталары, Азаматлары, Айварлары, Айдарлары аклыкларга, амәнәткә арымыйча атласыннар!

Азактан ашнакчы Айгизәнең ариясенең асылы авылдашларына аңлашылды:

 

Ашнакчының акчалары

Ашъяулык асларында.

Алъяпкычларны алыгыз

Алларын, акларын да.

 

Агыйделкәй ашыгыплар

Апрельдә агадыр,

Айгизәне администратор

Артистлыкка аладыр...

 

Ашнакчыдан артистлыкка

Алла бирсә, атлармын.

Авылдашлар алдындагы

Антларымны аклармын...

 

Ай, афәрин Айгизә! Ай, афәрин Архангельләр!

Мәсүфә ӘЮПОВА. Админстраторлар Архангельдә. Хикәя-бикәя
Мәсүфә ӘЮПОВА. Админстраторлар Архангельдә. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: