Айның аенда Аргамак авылындагы Азат айныткычта айный. Айныгач, аклана. Ахахайлаганнарга ажгыра-ажгыра, ачынып, алдын-артын абайламый ачуланып акыра, анасы-атасына «аткара», аннан атына атлана алмый азаплана. Ахырда, аларны, Алиясен аптыратып, атналап авызга "аҗдаһа-албастыны алмый, аумый-абынмый, ашаганы -- асыл азык. Аракының аңгырайтканын, агулаганын абруйлы абыйсы аңлата Азатка. Аксакал, алтын акыллы Азамат Алмазович ассызыклый: азынма, алданма, айлык акчаңа абайламыйча, авызыңа аракы алма! Абау! Ачуланышып алалар аның аркасында. Ахырда аңлашалар, аралар аерылмый.
Аяныч, Азатның атнакич ашказаны авыртты, агарынды. Алиясе аны Америка ачмый, авырсынмый, аһылдамый, авыр аш, артыгын ашатмый "аякландырды". Авыруын Агыйделнең арьягына агызды", ахры.
Азат арулангач, антларын аклады, алай-болай аракыны авызга алмады, акыллыланды. Алар, аккошлардай аңлашып, алма агачының алмасыдай алланып, алга атладылар.