Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
6 сентябрь 2021, 14:11

Гөлфәния НӘҖМИЕВА. Ахирәтләр. Хикәя-бикәя

...Алма апасы автомобилен алыштырган, акны алган. Ак Audi – асыл автомобиль. *** "А" хәрефенә хикәя-бикәяләр конкурсы дәвам итә. Конкурсны йомгаклау өчен ВК төркемебездә (https://vk.com/club147944323) тавыш бирү оештырачакбыз. Язманың күләме 200 сүздән артмаска тиеш.

Гөлфәния НӘҖМИЕВА. Ахирәтләр. Хикәя-бикәя
Гөлфәния НӘҖМИЕВА. Ахирәтләр. Хикәя-бикәя

Авыл. Августның алтысы. Аяз. Алланган, алтынсуланган алмалар авылны аңкыта. Айгөл алмагачлыктагы атынгычта ахирәте Алзирәне атындыра. Алмашлап атыналар: Алзирәне Айгөл, аннары Айгөлне Алзирә атындыра. Айгөлнең ата-анасы – агрономнар, алмагачлык аларныкы. Август ахырында авылдашлары алардан арба-арба алма ала. Айгөл ахирәтенә алма ашаучыларның, алмалы азыклар ашаучыларның азрак авыруларын аңлата. Алзирә Айгөлгә аптырый, аны аңламый. Аңламассың: аныңча, алмалар алланганда, алмагачлар аралаша, агачларның, агымсуларның аралашуы аһәңле... Алзирәнең авызы ачык – Айгөлне аңлый алмый. Айгөл артык акыллыдырмы, Алзирә ахмактырмы – аңлый алмый.

Алзирәгә алтын алка алганнар, Алабугадагы Алма апасы алган. Алзирә, алмагачлар арасындагы атынгычта атына-атына, ахирәте Айгөлгә ахаклы алтын алкаларының асыллыгын аңлата. Алма апасы автомобилен алыштырган, акны алган. Ак Audi – асыл автомобиль.

Айгөл Алзирәгә аптырый: автомобильме асыл, алтынмы асыл?! Алзирәнең Азат абыйсының атлары асыл! Алтмыш ат асрый Азат абый. Акбүзләр, алмачуарлар. Азат абый арыганда, Айгөл араннардагы аслыкларны алыштырыша, атларга алма ашата. Алзирә ахирәтен аңлый алмый, абыйсының аны ачуланмавына аптырый. Атнакич Айгөлне акбүз аргамакка атландырып, аланнарны айкаткан. Аңламассың Азат абыйны, аңламассың Айгөлне.

Августның алтысы. Алмагачлыктагы атынгычта ахирәтләр атына. Ахирәтнең асылы – Алзирәдә, ахирәтнең асылы – Айгөлдә.

***

Автор үзе турында:

Казан шәһәрендә яшим. Журналист, педагогмын. Хәзерге вакытта үзмәшгульлектә, язам, тәрҗемә белән шөгыльләнәм, хосусый дәресләр бирәм.

 

Гөлфәния НӘҖМИЕВА. Ахирәтләр. Хикәя-бикәя
Гөлфәния НӘҖМИЕВА. Ахирәтләр. Хикәя-бикәя
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: