Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 сентябрь 2021, 10:01

Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА-ЗИННӘТ. Аппетит. Хикәя-бикәя

Ашханәдә ашаганда, Алам арзан азыклар. Ашханәче апаларым Артык алчак, ачыклар...

Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА-ЗИННӘТ. Аппетит. Хикәя-бикәя
Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА-ЗИННӘТ. Аппетит. Хикәя-бикәя

Аппетит –  Аллаһка шөкер:

Ашыйм ашый алганчы.

Ашказаным аруланып,

Авызкаем арганчы.

 

Ашханәдә ашаганда,

Алам арзан азыклар.

Ашханәче апаларым

Артык алчак, ачыклар.

 

Ап-ак альяпкычлы алар

Ашьяулыклары актан.

Ашханәнең аклыклары

Аппетитымны ачкан.

 

Ашыкмыйча ашыйм ашны,

Ар(ы)мыйм, ашагач алай.

Ашыгыплар, арып-алҗып,

Ашыйдыр ач алабай.

 

Азак ашыйм арахислар,

Апельсин, ап-ал алма.

Абрикослар, авокадо

Ананас, ачы айва.

 

Ашый алам, ашаулардан

Аллаһкаем аермас.

Ашауны алга алганнар

Азсызыклыйм – АВЫРМАС!

***

Рәмзия Сәлим кызы Шәрәфетдинова Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылында дөньяга килгән. Техникумда белем алган. Тамьян авылы егете Радик белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бик күп еллар “Байрак” хуҗалыгында хисапчы, баш экономист, профсоюз мөдире вазыйфасын башкара. Әлеге вакытта Италиядә яши һәм иҗат итә.

2015нче елда “Күңелем чаткылары” исемле беренче үзнәшер китабын чыгарган иде. Шуннан соң аның “Чит илләрдә, ят җирләрдә”, “Күңелем хисләре”, “Канатлы хисләр”, “Тип әле син, йөрәккәем” дигән җыентыклары чыкты. Иҗатына ихласлык, җирсү, җиңелчә юмор кебек үзенчәлекләр хас. Туганнарына, дусларына, якыннарына төрле бәйрәмнәр, юбилейлар уңаеннан котлаулар да иҗат итә. Күп кенә бәетләр авторы.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: