Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 сентябрь 2021, 09:32

Лилия ФӘТТАХОВА. Ансар. Хикәя-бикәя.

Хикәя-бикәя конкурсына әсәрләр килә дә башлады. Тәүгесен Чаллы шәһәрендә яшәүче Лилия Фәттахова җибәргән. Конкурста катнашучылар игътибарына: фотогызны һәм үзегез турында кыскача мәгълүмат (кайда яшисез, эшлисез һ. б.) та җибәрергә онытмагыз.

Лилия ФӘТТАХОВА. Ансар. Хикәя-бикәя.
Лилия ФӘТТАХОВА. Ансар. Хикәя-бикәя.

Ансарның акылын аңламассың. Ачыкса – ачулы, артык ашаса – аннан артык ачулы. Алтындай Айсылу апаны аптыратты, абау! Алтыдагының алтмышта! Аз акчасына аз азык алганга аклана-аклана арыды апабыз. Аклангач, Ансар аңа алагаем акая, албастыга акаямыни, агайне! Ахмак алаша!

Атасы Акыллы Арыслан, анасы Алтынай аның андый “ач Алпамыш”  атына ай ачуланалар, ай ачуланалар. Ачуланмаска,  ару ата, ару ананы, алиһәдәй Айсылу апабызны алҗыткач!

Ашыга-ашыга аңлаталар аңа: ата-бабаларыбыз алабута ашаганнар, алай азынмаганнар! Аландагы ап-ак ашъяулыктагы алма, анар аша аңлатырга ашыгалар: "Аңла, Ансар, алманы анарга алмашмыйлар, анар – асыл аш-су артыннан ашала, алма аягөсте ашала. Айсылу артык азынганыңны “амин”лап алмас, арыган алтын алмабыз. Ачуланышмый аңлашуы ансатрак. Аңлашыгыз, ата-анаңның аймагы – асыл ат".

Аңлады Ансар. Ахирәткә акыллы адәмнәрчә атлар, агайнеләр.

Чаллы шәһәре.

Фото: Pixabay.

Лилия ФӘТТАХОВА. Ансар. Хикәя-бикәя.
Лилия ФӘТТАХОВА. Ансар. Хикәя-бикәя.
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: