Өенә кайтып керү белән дә Хәбип тынычланмады, кая барып бәрелергә белми ике кулы белән башын тотып ишекле-түрле йөренергә кереште. Адәм көлкесе бит, күрше-күләннәр генә ишетә күрмәсен, ояты ни тора. Кырый күрше була торып үз хатыны алдында мыскыл итте бит. Адәм ыстырамы...
Мыскыл итүче аларның күршесендә яшәүче Мөршидә исемле тол хатын. Дүрт ел элек аның ире фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күчкән иде. Улы белән кызы шәһәргә китеп укырга керделәр. Хәбип белән хатыны Тәслимәнең дә балалары укырга китеп баргач алар да әтәч тә тавык торып калдылар. Менә хәзер генә хуҗа әтәч күрше тавыгына ныграк игътибар итә башлады. Бергә үскән, гомер иткән авылдашы исән чакта Хәбип ул турыда уйларга да базнат итми иде. Мәрхүм Гәрәй белән дус булып, ут күршеләр булып яшәделәр. Хатыннары да ахирәтләр. Ялгыз калгач Мөршидә дә аларга бик еш кереп йөри башлады. Шунда инде Хәбипнең дә аңа карашы үзгәрде. Тәслимәсе өйдә юк чакта аның кылларын тарткалап, ниндидер изге, сихри мөнәсәбәтләр турында сөйләде. “Яшәгән кадәре яшәп булмас, бер яшьлектә-бер картлыкта диләр, әллә бер җае чыкканда Аллага тапшырабызмы?” – дип Мөршидәне сыйпаштыра башлагач, күрше хатынның тәмам ачуы чыгып: “Тапшырырбыз! Бик теләсәң, тапшырырбыз”, – дип чыгып киткән иде шул. Озак кына сөйләшмичә йөрделәр. Вакыт барсын да юа. Тик Хәбипнең генә бу хатынга якынаю теләге сүнәргә уйламый, пыскып ята, кайчак ул теләк уты ялкынланып ала. Бүген дә шулай булды. Хатыны сеңлесенең кызы янына куна китәргә тиеш иде. Форсаттан файдаланырга булды Хәбип, хатын-кызны җиңел генә яулап булмаганын белсә дә, Мөршидәне көндез үк күреп тагын да тәкъдимен ясарга булды. Аның уе буенча, хатын-кызлар андый чакларда юк дисәләр дә, моны ярый дип аңларга кирәк. Шулай булып та чыкты, Хәбип аңа бүген керәм дигәч, Мөршидә каршылашып та тормады, акыл кергән ахрысы:
– Аптыраттың бит инде, тәмам талпан кебек ябештең, керерсең инде алай булгач, тик минем йортта ут сүнгәч. Урында көтеп ятармын.
Көтелмәгән бу сүзләрне шаяру гына дип уйлар иде, тик Мөршидәнең, тәһарәтсез кермә дигәнен ишеткәч чынлап торып ышанды. Хәзер инде аңа тизрәк кич җиткәнен, хатынының чыгып киткәнен һәм күрше йортта ут сүнгәнен генә көтәсе калды. Озак көттереп кенә кич җитте. Барсы да алар уйлаганча төгәл барды: хатыны чыгып киткәннән соң озак та тормый күрше йортта ут сүнде. Хәбип шыпырт кына Мөршидәнең ачык калдырылган ишегеннән эчкә узды. Аның яткан караваты янына килеп чишенә башлады. Одеал астына чумып аны сыйпый башлагач үзенчә урысчалап комплиментлар яудыра башлады:
– То ли дело – чужое тело!
Шулчак хатын аның авызын кулы белән каплады, сөйләнмичә генә ят, янәсе. Хәбип яртылаш кына чишенгән хатынның итәген күтәрә башлаган иде, шулчак кинәт кенә йортта ут кабынды. Гаҗәпләнүдән күзләре шар булган Хәбип ишек төбендә акаеп басып торган хатынын күрде.
– Оятсызлар! Монда кереп өегешеп ятмасагыз ни булган! Адәм ыстырамы!
Хәбип чалбарын төймәләп, ишек төбендә торган Мөршидәне читкә этеп, өйдән чыгып чапты. Өенә кайтып керү белән киткәндә кыюлык өчен дип башлаган яртысын алып ике тында эчеп бетерде. Бераздан эченә җылылык йөгерсә дә, тынычлана алмады, хатынының: “Кәҗә тәкәсе, кайткач кирәгеңне алырсың!” – дигән сүзләре һаман башта зыңлап тора. Мөршидәнең ул тәкъдим ясагач: “Тапшырырбыз! Бик теләгәч, тапшырырбыз!” дигән сүзләре, Аллага тапшыру булмаган, аны тантаналы рәвештә хурга калдырып, хатынына – Тәслимәгә тапшыру булган икән.
Фото: ru.depositphotos.com