Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 Май 2021, 23:44

Абау, сез минем егетемә охшагансыз

Чит телләр белү мәхәббәттә дә файдалы!

* * *
Бер егет җир асты юлында теләнеп акча тупларга ниятли һәм, өстенә иске-москы киеп, шунда чыгып утыра. Үч иткәндәй, шул вакыт моның йөргән кызы килеп чыга.
– Абау, сез минем егетемә охшагансыз, – ди ул.
– Туташ, сез ялгышасыз, Мин сезне белмим.
– Ярар, мин аның янына барып килим әле, бәлки ул өендәдер.
Кыз күздән югалуга егет өенә чаба һәм һәм сөйгәненә кадәр кайтып өлгерә.
– Кадерлем, мин җир астында сиңа охшаган теләнче күрдем, – ди кыз.
– Сөеклем, мин сиңа ялгышасың дип әйттем бит инде.

* * *
Ачык космос, орбитада космик станция. Люк янында трос белән бәйләнгән космонавт асылынып тора һәм куллары-аяклары белән стенаны дөмбердәтә:
– Ач диләр сиңа, хайван! Күрсәтермен мин сиңа кергәч “Кем бар анда?”ңны!

* * *
Сырхауханә. Палата. Авыру – шәфкать туташына:
– Сеңлем, мине моннан кайчан чыгарырлар икән?
– Кардиограммаңдагы сызыклар турайгач.

* * *
Хатыны – иренә:
– Миңа синең белән сөйләшеп алырга иде.
– Сөйли башла, мин тиздән әйләнеп кайтырмын.

* * *
Хатыны:
– Кара, әле һаман да кырынмаган! Без бит театрга барабыз!
– Мин кырындым.
– Кайчан?
– Син җыена башлау белән.

* * *
Шкафта әни-көя белән кечкенә көя тун ашап утыралар. Улы сорый:
– Әни, миңа очып кайтырга ярыймы?
– Юк. Ашавыңны бел.
– Кызганыч, кичә очып йөргәндә миңа шул тиклем кул чапканнар иде...

* * *
Үрдәк бәбкәсе әнисен югалта. Кая барып бәрелергә’белмичә аптырап торганга, ул куак артында “ба-а-к, ба-а-к" дигән тавыш ишетә һәм шатланып шунда таба чаба. Бер-ике минуттан куак артыннан танавы мамыкка баткан төлке килеп чыга һәм бик канәгать чырай белән:
– Менә бит ул чит телләр белүнең файдасы!

* * *
Әнисе улын сүгә:
– Бу кадер атаң булырсың икән. Башсыз, мәнсез!
Күрше бүлмәдән ире килеп көрә:
– Мин башсыз, мәнсезмени инде хәзер!
– Тавыш чыгарма ла. Синең турыда бармый монда сүз.

* * *
– Ник кәефең кырылды?
– Беркөн иремнең кәгазьләре арасында “Матурыма” дип язылган акчалы конверт таптым. Сөенечемнән үзем дә 5 мең сум салган идем... Кичә машинасына өр-яңа тәгәрмәчләр алып кайтты.

Фото: Pinterest
Читайте нас: