Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 Май 2021, 23:13

Үгез булмагае чурт булсын, балаларга сөт булсын

Булган хәлләр.

Балаларга сөт булсын
Күрше Каразирек авылында яшәүче Әкрам абзый Бәйгелде базарына сыер сатып алырга барган. Алдым-бирдемгә кул сугышкач, бер ярты да эчелгән. Сыерны ат чанасы артына аркан белән бәйләп, кайтыр юлга чыккан. Юл уңаенда күрше авылдагы “знакум” чувашка тукталган. Сыерны ару гына “югач”, кичке якка җырлый-җырлый чанасына кырын ятып өйләренә кайтып җиткән бу. Капка ачып каршы алган хатыны Зәйтүнә апа:
– Бәй, Әкрам, бу сыер үгез түгелме соң? – дип аптырашта калган. Әкрам абзый масаеп:
– Үгез булмагае чурт булсын, балаларга сөт булсын, – ди икән.
Акча да түлиләрме әллә?

“Луч” колхозында азык-төлек келәтенә мөдир итеп Файзулла абзыйны тәгаенлиләр. Ай саен отчётларын тапшырырга колхоз бухгалтериясенә килсә дә, эш хакы турында бер дә кызыксынмый ул. Алачагы бик күп җыелып киткәч, кассир Зоя ханым аптырап:
– Дядя Файзулла, нишләп акча алырга килмисез? – дип сорый.
– Әллә келәт мөдиренә акча да түлиләрме? Келәтен биргәч, шул җиткән, дип уйлаган идем, – ди икән.
Әйбәттән дә әйбәтрәк очрагач

Төзелеш материалларына кытлык заман. Бухгалтер Сәимә апага колхозның хуҗалык мөдире Тимерьяр абзый түбә калае алып кайтып бирәм дип, акчасын алып, Уфага юнәлә. Тик калайны икенче бер танышына сатып кайта. Сәимә апа елардай булып:
– Нигә алай алдадыгыз инде безне, Тимерьяр абзый? – ди.
– И Сәимә туган, син менә бик әйбәт кеше, ләкин дә әйбәтрәк танышым очрады да сатарга туры килде инде, – дип җаваплый тегесе.

Тәнзилә НАЗАРОВА-ИСӘНБИРДИНА.
Белешмә:

Тәнзилә Фаткылбаян кызы тумышы белән Бүздәк районының Кызылъяр авылыннан булса да, аның нәсел җебе Чакмагыш районының Аблай авылына тоташа. Язучы Әхкәметдин Исәнбирдин (1883-1930) һәм шагыйрь Гыйзетдин Исәнбирдиннарны (1888-1968) биргән укымышлы нәселдән ул.
Гомер буе икътисад өлкәсендә эшли, матур гаилә кора, балалар, оныклар үстерә. Бүгенге көндә Уфа районының Дмитриевка авылында яши. Үзнәшер юлы белән чыгарылган өч шигъри җыентык (“Көзен ачылган бөре” (2014), “Гомер кәрәзе”(2016), “Күңел сандыгы” (2021) китаплары авторы.

Фото: mrhvost.com
Читайте нас: