Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 апрель 2021, 14:29

Рәзиф ЗЫЯТДИНОВ. Министр булгач… Юмореска

…Икенче көнне Хәмдия әбинең мунчасы зурлык машина өскә пычрак су чәчеп китте. Минем «иң якын дус» Каниф иде бу.

Гадәттәгечә җәяүләп эшкә китеп бара идем, борылышта Хәмдия әбинең мунчасы зурлыгындагы кара машина үтеп ките дә кинәт кенә туктап калды. Таптап китә икән дип торам. Машинадан минем элекке таныш Каниф килеп чыкты да, ике кулын җәеп, минем белән күрешергә килә башлады.
– О-о-о! Әхмәт Әхмәтеч! Исәнме, хәлләр ничек?
Мин аптырап киттем, чөнки бу урамнан бишенче ел йөрибез, ул машина белән, мин – җәяү. Бер тапкыр да Канифнең минем белән туктап исәнләшкәне булмады. Каршыга очраса, башын селкеп китә иде бугай, хәтерләмим.
Канифне күптәннән беләм, чөнки бер үк вакытта эшкә кердек, ул промстройбром оешмасында мастер булып эшли, мин – халык контролендә. Икәүләп йөк машинасының кузовына утырабыз да авыллар, юллар буйлап чыгып китәбез. Йөри торгач, туганлашып беттек. Аны тиз күтәрделәр, башта – инженер, аннары начальник иттеләр. Түрә булгач, ул үзгәреп китте, теләр- теләмәс кенә сөйләшә башлады. Аралар салкынаймаса да, элекке җылылык югалды. Дөнья куласа бит – берзаман югары түрәләр моның эшеннәнме, холкыннанмы ошамаган гамәл таптылар, гади эшкә төшереп үк куйдылар.
Каниф дус янә 180 градуска үзгәрде дә куйды, без моның белән янә кочаклашып күрешә башладык, йомышларырыбызны йомышлыйбыз, бер-ике тапкыр чәйгә дә чакырыштык. Шуннан югары түрәләр кабат алышынды, яңасы безнең Канифнең әйбәт якларын күрде, аны кабат түрә урынына утыртты.
Каниф дус яңадан да 180 градуска үзгәрде, бөтенләй үк кире борылмаса да, элекке кебек кочак җәеп күрешүе югалды.
Менә шушы Каниф дәү автомобиль белән килеп туктады да инде.
– Әхмәт Әхмәтеч, сине зур вазифа белән котлыйм, – дип, мине кочаклап, аркага дөп-дөп суга башлады бу.
– Нинди вазифа белән?
– Сине бит министр урынбасары итеп куйганнар, гәзит укымадымыңни? – ди теге. – Әхмәт Әхмәтович Сайрановны эчке һәм тышкы юнәлешләр министры урынбасары итеп тәгаенләргә дип бөтен гәзиткә акка кара белән язылган. Мин шикләнмәдем дә син бит шикәр кебек ак, үзбәк мамыгы чиста кеше, күптән инде зур вазифага лаек идең…
Дусның бу хәбәрен ничек итеп кабул итәргә дип аптырап калдым, алдыймы бу, дөресен сөйлиме, янәсе – шулай да Каниф каршында йөзне пычракка атмадым, шаян тонда җавап бирдем:
– Министр урынбасары булачагымны белгән идем, – мин әйтәм, – но шулай тиз куярлар дип уйламаган идем. Баҗа яңа ел кичендә әйткән иде, сине берәр тармакка министр урынбасары итми булмас инде дигән иде. Шактый төшереп алгач чыккан иде шул бу сүзләр, шулар чынга ашкан инде.
– Баҗаң кайда эшли соң?
– Баҗа зур урында каравылчы минем…
Каниф бөгелеп төшеп көлә башлады. Аңа мин дә кушылдым.
– Ул безнең өчен генә каравылчы, әдәби телдә ул тән сакчысы, офицер званиесендә ул, граҗданский кием белән йөрсә дә. Кемне саклавын әйтмим, я артыңа аварсың, бик зур кешенең тән сакчысы, министрлар аның белән күрешүне мәртәбәгә саныйлар.
– Каниф көлүеннән туктады.
– Министр урынбасары булгач, миңа да берәр җылы урын табырсың инде, малай, югарыга үрлисе килә бит..
Каниф мине дәү машинасында эшкә китереп куйды.
Эшкә барып керсәм,телефон шылтырый. Минем яшь вакыттагы сөяркә кыз – Сәлимә чылтыратып ята.
– Әхмәт җаным, сине министр булуың белән котлыйм, мине исеңдә тотасыңдыр ич, синең белән теге вакытта печәнлектә...
– Исемдә лә ул, синең ирең бар бит.
– Ир монда важный түгел әле, мине үзең яныңа алырсың ич, минем дә министр сөяркәсе буласы, дәү кабинетта прием ясап утырасы килә. Ничә ел инде инкубатор саклап утырам, килеп хәлне дә белмисең.
– Ярар, уйлап карарбыз.
Телефон туктаусыз чылтырый.
– Әхмәт Әхмәтеч, авылдаш! Сколько лет, сколько зим дигәндәй, ни хәлләрдә ятасың?
– Ятканда әйбәт лә ул, торып йөри башлагач, кыенрак, аяк та карыша, йөрәк тә тибешә.
– Ничава министр булгач рәтләрләр, безнең кебек простуй больницада дәваламаслардыр ич. Минем малай Уфада эшсез йөри иде, югары белемле дә ул үзе, син аңа ярдәм кулын сузарсыңдыр ич…
– Карарбыз әле, пока кәнәфигә барып утырмаганмын бит әле
Менә шулай итеп көн үтте.Таныш-белешләр, моңа кадәр ике ятып бер төшкә дә кермәгән кешеләр шылтырата. Үзем өчен бик күп яңалык та ачтым. Моңа кадәр хатын белән икебез арасында гына булган хәлләрне, балалар хакында беркем дә белми дип йөрсәк, халык барысын да белә, хәтерендә тота икән.
– Теге вакытта Танып елгасы буенда ыштаннарны салып аракы эчкән идек…
– Хәтереңдәме, синең белән Сания артыннан…
Шулай итеп, үзебез хакында күп яңалыклар белдек, алай гына да түгел шәҗәрә төзү җиңелләште, без күреп тә белмәгән туганнар табылды.Шуларның берсе – шылтыратучы егет үзен минем белән бертуган дип таныштырды.
– Мин әтиегезнең беренче хатынының малае булам.
Артыма авып киттем.Әтинең беренче хатыны булганын ишеткән дә юк иде. Аның үзенең вафат булуына да утыз алдан артык вакыт үтте бит.
– Бертуган энекәшең бит, берәр җылы урын табарсың инде…
Тагын бер кыз, бөтенләй шаккатырды:
– Чиләбе каласында минем малай бар икән! Минем ул шәһәрдә бер генә тапкыр булган бар идее, ниндидер кунакханәдә конференция булды, кичен банкет булды, икенче көнне кайтып та киттек,
Кичкә таба гәзитләрдән шылтыратттылар.
– Әхмәт Әхмәтович, Сездән гафу үтенәбез, рәсми хәбәрдә адреслар, яшәгән урыннар ялгыш киткән, хәбәрче гаебе белән. Министр урынбасары итеп Сезнең адаш – Бохарай районы кешесе билгеләнгән, – диделәр. – Гаепле кешегә каты чара күрелде. Гәзитләргә төзәтү бирелде.
Шул вакыттагы шатлануымны белсәгез. Чыннан да, министр урынбасары итеп куйсалар ничек яшәрсең?
…Икенче көнне Хәмдия әбинең мунчасы зурлык машина өскә пычрак су чәчеп китте. Минем «иң якын дус» Каниф иде бу.
Фото: bahrain.yallamotor.com
Читайте нас: