Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
4 апрель 2021, 15:31

Илфак ШИҺАПОВ. “КӨЧЛӘҮЧЕ”

Ә теге кеше килеп чыкса менә хәзер?.. Тотып көчләсә, киемнәрне ерткалап бетерсә?.. Хурлыгын кая куярсың, Ходаем?

Таулар арасына урнашкан кечкенә генә шәһәрчектә соңгы ун көн эчендә бер-бер артлы ике хатынны көчләделәр. Яшь кызларны түгел, ә менә нәкъ кырыкның теге ягына чыгып баручы хатыннарны. Ике очракта да эш полициягә барып җитмәде җитүен. Кеше сүзеннән куркыпмы яисә бүтән билгесез сәбәп беләнме, хатыннар эшне үзләре зурга җибәрмәде. Берсенең ире полициягә барырга булган да, имеш, хатыны: “Анда йөрсәң, синнән аерылам мин”, – дигәч, сыкранып булса да, эшкә хут бирмәскә риза булган, ди. Ләкин кечкенә шәһәр авылдан әллә ни аерылмаганга, бу ике очрак, тиз арада фаш булып, халык телендә вакыйгаларда катнашучыларның үзләре дә белмәгән нечкәлекләрен тасвирлап сөйләнә иде.
Тагын шунысы кызыклы: билгесез булып калган кеше үз корбаннарына нигәдер иртән генә һөҗүм итә икән. Аннары халык теленә бу ир-атның озын буйлы, таза гәүдәле икәне дә кергән...
Шәһәрчек читендәге шифаханәдә пешекче булып эшләүче Наҗия, иртәнге караңгы юлдан атлаганда, нигәдер гел шуның турында уйлады. Бүген ашханәгә беренче булып килеп иртәнге ашка әзерлек башларга аның чираты булганга, бик иртә чыкты ул юлга. Бу вакытта әле автобуслар йөри башламаганлыктан, читләре куе куаклык белән капланган юлдан җәяү атларга туры килә иде. “Ә менә шушы куаклар арасыннан теге явыз әзмәвер килеп чыкса... – дип уйлады Наҗия, шомланып. – Качып та котыла алмыйсың, билләһи”. Иртә белән ире Фәндәс: “Әллә озатыйммы үзеңне”, – дигән иде дә бит, Наҗия кул гына селтәде. “Әле үзеңнең, гаражга менеп, машинаңны кабызасың бар, кем тисен миңа?” Җылы өйдә куркыныч тоелмаган икән дә бит, менә монда, караңгы көзге юлда бүтәнчәрәк.
Наҗия юлның уртасыннанрак атларга тырышты. “Хәзер Фәндәс гараждадыр инде, – дип уйлады ул, адымын кызулата төшеп. – Озаттырасы калган икән. Өлгергән булыр идем әле эшемә. Ә теге кеше килеп чыкса менә хәзер?.. Тотып көчләсә, киемнәрне ерткалап бетерсә?.. Хурлыгын кая куярсың, Ходаем? Уф-ф, ничек тизрәк барып җитәргә соң? Әле атлыйсы да байтак бит...” Наҗия нигәдер артына борылып карады. Шәһәрдән шактый гына читкә кителгән иде инде. Шулчак хатынның күзенә еракта бу якка таба кыймылдаучы шәүлә күренеп китте. Наҗиянең йөрәге кинәт күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып тибә башлады. “Берәү бу якка таба килә түгелме соң?” Ул атлавын тагын да тизләтте. Азрак атлагач, ирексездән тагын артка борылып, юлга күз төшерде. Баягы шәүлә шактый гына якынлашкан иде инде. Наҗиянең баш миен “Минем арттан килә бит бу” дигән уй телгәләп үтте. Аркасына салкын тир бәреп чыкты. Кинәт кузгалган җил аша арттан ниндидер тавыш та ишетелгәч, Наҗиянең бөтенләй хәле бетте. “Миңа кычкыра, туктарга куша инде, – дип уйлады хатын. – Шул көчләүче ир бу, бүтән беркем дә түгел. И Ходаем, мәсхәрә итсә, Фәндәскә ни дип әйтермен?” Ашыга-ашыга атлаган хатын, үзе дә сизмәстән, яулык астыннан чыккан чәчләрен төзәткәләде. Арттан инде кызу-кызу атлап килгән кешенең аяк тавышларына хәтле ишетелә башлаган кебек иде. “Чукынды, көчли хәзер”. Хатынның башына кинәт кайдандыр “Үзең әйтмәсәң, ирең каян белсен аны?” дигән уй керде. Юк-юк, кырыгын тутырган, әле пешкән алма кебек түгәрәк хатынның уйлары түгел иде бу, ниндидер ят уйлар иде.
Аяк тавышлары, ярсып мышнаган тавыш үз янында ук ишетелгән, Нажия кинәт кенә юл читенә тайпылды ди, лып итеп, куак төбенә утырды.
– Көчләсәң көчлә, кыйнама да кешегә генә сөйләмә, – диде ул йөгереп диярлек аның янына килгән иргә.
– Нәрсә сөйләнәсең, миңгерәү? Гараж ачкычы синең кесәдә киткән бит, – дип сукранып дәшкән тавыш аны айнытып җибәргәндәй булды. Наҗия башын күтәреп караса, каршында ачуы йөзенә чыккан ире Фәндәс басып тора иде...

Фото: psy-practice.com
Читайте нас: