Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
1 апрель 2021, 11:31

Озак яшәү сере. Юмореска. Инсур МӨСӘННИФ

Папирос тартканчы сыер тизәге тарт.

Гәзитебез мөхәррире үз бүлмәсенә чакырып алды.
– Сиңа менә шундый бурыч, – диде ул. – Тиз генә Чокыр-Чакыр авылына җилдер. Анда яшәгән Сәлмән бабайга шушы көннәрдә йөз яшь тула икән. Иртәгә әйберең минем өстәлдә ятсын. Бар, – диде дә, сүз тәмамланганын белдереп, алдында яткан бер мәкаләне аркылы-торкылы сызгалый башлады.
Чокыр-чакырлар аша, көрт ярып, машина белән җилдереп барып җиттек. Без эзләгән бабай ишек алдында буран уйнатып, кичә яуган карны көрәп йөри иде. Нинди йомыш белән килүебезне аңлаткач:
– Сөйләшербез, балалар, сөйләшербез. Ә хәзергә менә шушы карны көрәп ташлыйк әле, — дип, безгә ике көрәк тоттырды.
Эш беткәч, өйгә кердек. Уратып-чуратып, йөзьяшәр карттан озак яшәү серләрен сораштыра башладым.
– Белмим, балалар, белмим. Аны белсә, бер Ходай үзе генә белә. Шуңа, Ходай Тәгалә ярдәме беләндер, дим. Әнә, гәзитләр “хезмәттә” дип тә яза, алар белми язмас, син дә шулай дип яз. Мин каршы түгел.
– Аракы һәм папирос белән беркайчан да дуслыгыгыз булмагандыр инде? Гәзит дигәннән, алар да шулай дип яза бит, бабакай.
– Дөрес, балалар, дөрес, кайдан беләләр, диген. Үз гомеремдә беркайчан да кибеттән аракы сатып алып эчкәнем, папирос алып тартканым булмады. Умарта тотам, алмагач үстерәм. Кәрәз балыннан коелган әче балның ничек файдалы икәнен беләсезме икән? Яшерен-батырын түгел, “сәмигулла” белән шаярган вакытлар да булды. Урыс “сәмәгүн” диме әле? Серен белсәң, алмадан да менә дигән әче бал коеп була. Теләсәгез – өйрәтәм. Ә-ә, карчык, – бабай казан янында кайнашкан әбигә эндәште, – китер әле берәр чүмеч шул нәмәстәкәеңне, кунакларга авыз иттерим. Шулай, балалар, барысы да үземдә булгач, кешедә дә аракы эчмәдем, кибеттән дә сатып алмадым.
– Ә... ә, папирос, сигарет тартканыгыз булдымы соң?
– Юк, улым, аны тартканчы, сыер тизәге тарт. Сигәрит, папирус кебек нәрсәләргә дә акча әрәм-шәрәм иткәнем булмады. Тәмәкене, мин аны үзем үстерәм. Урысча “самасад” була. Җиде төрен чәчәм. Хәзер кибетләрдә тарткыч юк, булса да, кыйммәт, күчтәнәчкә алып китәрсез. Шулай, балалар, сигәритне сез дә тартмагыз. Үзең үстергәнгә ни җитә. Үзе майлы, үзе файдалы. Кая, берәрне төреп җибәрик булмаса, үпкәләрне йөздереп, – дип, баш бармагы юанлыгы “кәҗә тәпиен” төреп, порхылдатып та җибәрде.
...Кич өйгә кайтып кергәндә авызда кәрәз балыннан коелган әче бал белән тәмәке тәме бетеп җитмәгән иде әле...
...“Озак яшәү сере” дигән бу мәкаләм гәзиттә басылмагандыр, дисезме? Нигә басылмасын, басылды, хәзер бит хәбәрдарлык заманы. Тик анда “хезмәт сөйдем”, “аракы эчкәнем, тәмәке тартканым булмады”, “бал кортлары тотам, алма бакчам бар” дигән сүзләр генә торып калган иде. Нигә көләсез, дөрес түгелмени?

Фото: proza.ru
Читайте нас: