Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 март 2021, 21:33

Юнир Салаватов мәзәкләре

– Без, мал врачлары, хайваннардан кайсы җирләре авыртуын сорамыйбыз. Чирләрен үзебез беләбез, – дигән бу ачуланып.

Рольне алалар
Кышкы чатлама суыкта муенына калын шарф ураган, бүреген төшереп кигән театр артисты Р. каршыма очрады.
– Шулкадәр кая ашыгасың? – димен.
– Эшкә!
– Саулыгың ничек?
– Чирлим. Температурам 38гә җитте, тәнем ут кебек яна, баш авырта, грипп бугай.
– Чирләгәч, нигә өйдә генә ятмыйсың?
– Спектакльдә катнашмасам ролемне башка кешегә бирәләр, ә
ул миннән шәбрәк уйнаса, мин эшсез калачакмын.

Ветврачча дәвалау

Бу хәл Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында булган диләр. Гомере буе ветврач булып эшләгән кеше авырып китеп, дәваханәгә барган. Кабул итүче табиб сыйныфташы булгач, чиратсыз үткәрер дип уйлап, ишекне ачып, үзенең килгәнлеген белдергән. Тегесе чираттагыларны хөрмәт итеп, көтәргә кушкан. Чираты җитеп, табибка кергәч, сыйныфташы кайсы җире авыртуын сораган.
– Без, мал врачлары, хайваннардан кайсы җирләре авыртуын сорамыйбыз. Чирләрен үзебез беләбез, – дигән бу ачуланып.
Табиб нәрсәдер яза да, моны физкабинетка җибәрә. Андагы шәфкать туташы язуны укыгач көләргә тотына. Баксаң, анда: “Бу кешегә бер чиләк комбикорма, ун кило печән ашат та, бер мичкә су эчер. Терелмәсә, ит комбинатына озат” – дип язылган була.

Мөнир ВАФИН фотосы.
Читайте нас: