Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 гыйнвар 2021, 13:48

Үз кеше. Гали ГАТАУЛЛИН

– Ахмак! Шар күз! Күрмисеңмени, ишекне җимердең бит! – дип кычкырып җибәрде.

Кешеләр утырышып беткәч, троллейбус йөртүче хатынның мөлаем тавышы ишетелде:
– Хәерле иртә, хөрмәтле пассажирлар! Юлларыгыз уң булсын! Тагы да бер теләк, тикшерү булуы мөмкин, шуның өчен билетсыз барып үз кәефегезне үзегез кырмагыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Кешеләр, ничектер мәзәгрәк яңгыраган бу сүзләрне ишеткәч, аптырап бер-берсенә караштылар.
Троллейбус әкрен генә кузгалды.
Тагы мөлаем тавыш ишетелде.
– Ак күлмәкле егет! Кырыгыздагы әбигә урыныгызны тәкъдим итсәгез, ничек булыр икән? Карт кеше бит, басып баруы аңа кыендыр. Менә минем, гел утырып йөрсәм дә, бөтен тәнем сызлый. Рәхмәт, күптән шулай кирәк иде. Утырыгыз, әби!
Троллейбус йөртүче хатын микрофонын куйгач, ак күлмәкле егетнең ачулы тавышы ишетелде.
– Тәнең түгел, көне буе лыкылдап йөреп, телең сызлыйдыр синең.
Кемдер аның сүзен куәтләде:
– Бу хатынның иренә Алла ярдәм бирсен! Бахырның колагы тонып бетәдер инде. Бигрәк мыжык бит.
Кешеләр үзара пыш-пыш килә башладылар, ә троллейбус җай гына бара бирә. Әйтерсең дә, майда шуа инде, бер селкетеп караса, ичмасам.
Менә тукталыш. Анда кара болыт кебек халык. Барысы да эшкә ашыга, барысына да, ничек кенә булса да, утырырга кирәк.
Тагы мөлаем тавыш ишетелде:
– Хөрмәтле пассажирлар. Тукталышта кеше күп. Бераз кысылыгыз инде, аларга да барырга кирәк бит. Туктамыйча үтеп китсәк килешмәс.
Эшләпәле пенсионер карт таягын тукылдатып:
– Тын алырга да һава юк монда, алар тагы нәрсәгә? Давай, үтеп кит!
Йөзен сакал-мыек баскан ир кулын селтәде:
– Аңа әйттең ни дә, әйтмәдең ни! Сөйләшүенең җае юк. Мондый троллейбус йөртүчене күргәнем юк иде, валлаһи! Бу хатын әллә акылга бертөрлерәкме икән?
Башка пассажирлар:
– Мөгаен. Шулайдыр...
– Кәнишне, бу хатынның бер шөребе төшеп калган. Күр дә тор, безне берәр җиргә илтеп чәпәр әле. Шушыңа ышанып утырып барган мин сантый. Юк, хәзер төшеп калам, – дип берсеннән-берсе уздырып сөйләнә-сукрана, сәер сүзләр сөйләгән хатын ягына шикләнеп карый башладылар.
...Троллейбус туктады. Халык ташкыны аңа ябырылды. Троллейбус биеп тора, әйтерсең дә, штормга эләккән кораб. Кешеләр аяк-куллары белән үзләренә юл яралар. Кем көчле – җиңү шуның ягында.
Троллейбус йөртүче хатынның тавышы янә ишетелде. Ул инде баштагы кебек йомшак түгел, кырысрак.
– Иптәшләр! Җайлап кына утыра аласыздыр бит? Нигә шул тиклем төрткәләшәсез? Картларга юл бирегез!
Тик аның соңгы сүзенә берәү дә колак салмады. Кешеләр ишеккә бөке кебек кысылганнар да, аһ та уһ килеп, керергә тырышалар.
– Төймәне өздең бит, күзең чыкканмы әллә?!
– Җибәр итәктән дим!
– Ай, үтерәсез!
Шул вакытта троллейбусның ишеге, шатыр-шотыр итте дә, бер якка янтаеп килеп төште. Моңа тиклем балдай гына татлы сүзләр сөйләп килгән хатынның түземе бетте, ахрысы, ул кабинасыннан чәчрәп килеп чыкты. Йөзе бик тә ачулы иде. Ватык ишек төбендәге пассажирга:
– Ахмак! Шар күз! Күрмисеңмени, ишекне җимердең бит! – дип кычкырып җибәрде, хәтта урамнан үткән машиналарның тавышы ишетелмәс булды.
Бу тамашаны күргән кешеләр, әлеге хатын турында ялгыш уйлауларына оялып, түбән карадылар. Сакал-мыек баскан теге ир:
– Аны акылга бер көй, дип торабыз тагын. Безнең кебек нормаль кеше икән! – диде күршесенә.
– Сөйләмә дә инде. Кычкырып җибәрүләрен әйт әле син! Вәт тавыш! Тәрәзәләр зыңлады...
Троллейбус лыркылдап урыныннан кузгалды да, тигезсез урында да тизлеген киметеп тормыйча, шәһәр урамы буйлап җилдерә башлады. Пассажирларның күңеле күтәрелеп китте. Алар хәзер шикләнмиләр, чөнки троллейбусны камил акыллы хатын йөртә бит!

Фото: electrotrans.spb.ru
Читайте нас: