Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
8 гыйнвар 2021, 00:22

“АСПИРИН”ГА ЧИРАТ. ЗАҺИТ МУРСИЕВ

Авылда секс юк бит инде, бездә баланы Аллаһ бирә.

Сөекле хөкүмәтебез халык турында аталарча хәстәрлек күреп торганда туксаннан өстәгеләр дә, урын хасталары да яшәргә тырышып ята. Авылга медицина машинасы килгән дигәч, аяклылар аякланып, аяксызлар таякланып шунда юнәлде, хатыннар, ана каз кыяфәтендә, өч-дүрт балаларын ияртеп алдан барды.
Рентгенолог, теш табибы, терапевт, окулист һәм сексопатолог килгән икән. Соңгысы бигрәк тә зур кызыксыну уятты, ирләр авызларын ерды, хатыннар кызарды, тик, бик теләсәләр дә, чиратка басмадылар – оят бит, халык чәйнәп туктамас.
– Монысы нигә килде икән, авылда секс юк бит инде, бездә баланы Аллаһ бирә, ә динсезләргә җилдән килә, – дип тел озайтты Мәгәр. – Әнә, минем күрше Юктырбай өч ел төрмәдә утырды, ә хатыны Зерә шул арада ике бала табып куйды.
Әлбәттә, медицина рентгеннан башлана. Алдагылар чишенергә тотынды.
– Чишенмәгез, рентген эшләми, – диде врач.
– Алайса, нигә килдең? – диде тиктормас Мәгәр.
– Аппарат ватык, ә дәвалану өчен рентген кирәкми, дару кирәк. Давай, мин сезгә рецепт язып бирәм.
Авыл халкы витаминлы кишер кимерсә дә, барыбер, тешләре таза булмаганнар да бар икән.
– Пломба салмыйм. Борау бетте, – диде доктор.
– Алайса нигә килдең? – дип Мәгәр сүзен кабатлады Сәрвәр.
– Дәвалану өчен борау түгел, дөрес диагноз һәм дару кирәк. Керегез, барыгызга да иң яхшы, импортный дару язып бирәм, – дип күңелне күтәрде тешче.
Аның каравы, терапевтның эше күп булды. Кемнең йөрәген, кемнең үпкәсен тыңлап карады. Чират зур булгач, тыңлап та тормый, дару яза башлады.
– Нигә мине тыңламыйсыз, бәлки, йөрәгем чирледер? – дип Мәгәр янә бәйләнеп карады.
– Күрмәгән йөрәк түгел инде, тыңлаган бар. Авыл кешеләре ялга мохтаҗ, мин сезгә тонусны күтәрүче бик яхшы препарат язып бирәм, аптекада бар иде шикелле. Игелегемне күрегез әйдә, – дип аңлатты ак халатлы хатын.
Табиблар җиң сызганып эшләде. Тик бер сексопатолог кына боегып утырды.
– Зерә, булмаса син кереп кара, нишләп ул ирсез генә бала була икән синдә, бәлки, духтыр әйтеп бирер? – дип төрттерде Мәгәр.
– Әстәгафир, оятсыз, җир бит! Син үзең күрсәт, нигә кычыта икән, дип сора. Фатимага йөгермәсәң түзәлмисең бит син.
Мәгәр, шалкан кебек кызарынып, арткарак чигенде.
– Керегез, керегез, оялмагыз. Профилактика беркемгә дә артык түгел, даруның иң гарантиялесен язып бирәм, – дип торгач белгеч, яшьрәк ирләр тәки кереп рецепт алып чыкты бит.
Ә икенче көнне бер автобуска өч автобуслык кеше төялде. Иске машина салоны кильки консервасын хәтерләтә иде. Барысы да бер үк йомыш белән район үзәгенә бара икән. Автобустан төшкәч андагы барлык халык зур бер төркем булып аптека ягына атлады. Бу ни хәл, әллә берәр демонстрацияме, дип аптырап карап кала иде очраучылар. Шул дә мәгълүм булды, рецептта аптеканың исеме, адресы язылган икән. Килделәр, бастылар чиратка. Шунда тиктормас Мәгәр коридордагы бер язуда аптека хуҗасының фамилиясенә игътибар иткән, бу ханым баш дәваханәнең баш табибының хатыны икән ләса. Күп итеп аспирин алганнар да шуның срогы чыгып бара икән.
Бу көнне теше сызлаган, йөрәге авырткан, күзе начар күргән һәм кайбер җире кычыткан бик күп кеше кесә тутырып аспирин алып кайтты. Барсына да бик килешер инде.
Белешмә: Заһит Мирхәйдәр улы Мурсиев Караидел районының Абуталип авылында 1950 елның 21 нобрендә туган. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң “Мировой Октябрь” колхозында эшли башлый. Җиде ел эшләгәч, һөнәрчелек училищесында ташчы һөнәре алып чыга һәм ун ел төзелешләрдә хезмәт сала. Шушы елларда кичке мәктәпне һәм читтән торып Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1983 елда Караидел район гәзитенә эшкә килә һәм утыз ике ел шунда җаваплы сәркәтип, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, өлкән тәрҗемәче булып эшли. Төзелештә һәм редакциядә күп мактау грамоталары ала, Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар Берлеге әгъзасы, Хезмәт ветераны.
Заһит Мурсиев әдәби конкурсларда катнашып, призлы урыннар алганы бар, роман авторы, туган ягы башкортлары тарихы турында зур күләмле повесть язган язучы, үзен яхшы юморист итеп тә танытты. “Мәхәббәтне рәнҗетмәгез”, “Сандугач бүләге”, “Алтын курай” , “Усал китап”, “Солтаньяр” китаплары авторы. 2015 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Хәзерге вакытта Караидел районында оештырылган әдәбият сөючеләр түгәрәген җитәкли. Бик күп язмалары китап нәшриятында чират көтеп ята.

Фото: amic.ru
Читайте нас: