Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 декабрь 2020, 20:51

Яңа ел киңәшмәсе. Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.

– Аның түше күркәнеке кебек...

– Йә?
– Кемне?
– Кем ничек?
– Кемнеке ничек?
– Аның түше күркәнеке кебек...
– Монысының аяклары кәкре...
– Кар кызына нәрсәгә ул аяк!? Озын тун кия ләса ул!..
– Ну... Иреннәре бүлтәеп чыккан...
– Йөрүен әйт син аның, йөрүен!..
– Муенына ике потлы гер асканнар диярсең!..
– Кемне соң?
– Әнә аны!
– Шунымы? Аның бөкресе чыккан ләса. Убырлы карчык була ала –монысы факт!
– Алайса... әнә тегене.
– Бөтен чыраен йон баскан бит аның, кит!
– Алайса үзең бул!
– Син нәрсә, тилердеңме әллә? Минем карлыккан тавыш белән...
– Йә, кемне соң?
– Тагын кем бар?
– Кемнеке ничек?.. – Кемнеке ничек?..
...Ир-атлардан гына торган механика мастерское эшчеләре Яңа ел бәйрәме кичәсе өчен Кар кызы сайлау мәсьәләсен иртәгәгә кадәр кичектереп, бердәм рәвештә сыра кибетенә юнәлделәр.

Белешмә:
Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында туа. 1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный. Университетны тәмамлагач, татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. 1983 елда профессор Хатип Госман җитәкчелегендә “Татар балладасы: башлангычы һәм үсеш этаплары” темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
1986 елда Галимҗан Гыйльманов Татарстан китап нәшриятына эшкә күчә, матур әдәбият редакциясендә, соңрак балалар-яшүсмерләр редакциясендә мөхәррир, өлкән мөхәррир һәм редакция мөдире вазифаларын башкара. 1989-1990 елларда Татарстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркәтип булып эшли, аннары янәдән Татарстан китап нәшриятына кайтып, балалар-яшүсмерләр әдәбияты һәм әдәби мирас редакцияләре мөдире вазыйфаларын башкара.
1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең XIII корылтаенда оешма Идарәсенә сайлана, рәис урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. 2005 елда “Ка­зан утлары” журналында фән һәм сәнгать бүлеге мөхәррире булып эшләп ала. Шул ук елның сентябреннән ул Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш консультант вазифасын башкара. Соңыннан биредә Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы мөдире була. Әлеге көндә ул хаклы ялда булса да, Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеген җитәкли.
Әдипнең әдәбиятның төрле жанрларына һәм әдәбият гыйлеме, милли мифология мәсьәләләренә багышланган егермедән артык китабы дөнья күрде.
Ул – Татарстан Республикасының Мактау грамотасы (1994), Язучылар берлегенең А.бдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе (2002), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003).

Автор фотосы.
Читайте нас: