Стадионда футбол матчын караучы малайдан күршесе:
– Мондый кыйммәтле билетны ничек алдың? – дип сорый.
Йоклаганда мендәр тышын салдырганмын икән. Тәмле төшләр күреп ятканмын булса кирәк.
Беренче тапкыр парашюттан сикерүче егет инструкторга сорау бирә:
– Әгәр минем төп парашютым да, запасы да ачылмаса, мин җиргә күпме вакыт очачакмын?
– Калган бөтен гомерең буе.
Балачакта, 30 яшькә җиткәч яхшы фатирым, эшем, яраткан кешем булыр дип хыялланган идем. Хыялым 25 процентка тормышка ашты – миңа 30 яшь тулды.
– Сезнең машина минус 30да кабынамы?
– Белмим, суыкта ишеге ачылмый.
– Чөнки синең башың зуррак!
Фәния түти авыз ачарга кунаклар җыя. Бер әбинең ашыннан таракан чыга.
– Тфү, хәшәрәт! – ди ул, җирәнеп.
– И-и, – дип кулларын ботына чаба Фәния түти, – кече якта биш-алтыны алып ташлаган идем, тагын калганмыни?!
– Хәзер әллә нинди дарулар җитештерелә. Нигә тараканнарыгызны бетермисез?
– Әй, ахири, бик файдалы бит алар. Электр счетчигына керәләр дә, тәлинкәләренә утырып, әйләнүен туктаталар.
– Нигә син шулчаклы усал? – дип сорыйлар эттән.
– Юк, мин бик йомшак күңелле һәм кунакчыл, ләкин моны беркемгә дә сиздермәскә тырышам.
– Эш урынымны югалтудан куркам.
Фото: yandex.ru/images/search?text=%D0