Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 ноябрь 2020, 01:37

Мактар өчен атым бар, әрепләшергә хатын бар

ӘЙТЕЛМӘГӘН ӘЙТЕМНӘР

Ни гаҗәп – гомерлек хатынга караганда бер төнлекләре шәбрәк.
Кызлар – крепость – аласың, алгач җимерекләре астында каласың.
Хатын ул таяк белән бер – иренә я терәк була, я ирен бәреп егарга кирәк була.
Мактар өчен атым бар, әрепләшергә хатын бар.
Егет кеше – яланда, ирләр – аранда.
Ялкау хатын – ир газабы, ялкау ир – ил газабы.
Үз хатының – талашырга, читнеке – сайрашырга.
Хатын каршында ишәк кенә түгел, ир дә ахмак.
Иске машиналарның хакы төшә, белдерүдәге хатыннарның бәясе үсә.
Хәзер кызлар борын чөйми, арт чөя.
Гомернең хаталардан торган өлеше – яшьлек.
Үзем җигәргә атым бар, мине җигәргә хатын бар.
Чибәрләр итәк астына ир генә түгел, мир дә сыя.
Черкиләр алдында чебен дә түрә.
Химчисткада кием буяу урынына күз буяу белән дә шөгыльләнәләр.
Бер аяк киемен ремонтлатканчы, икенче аяк киемең туза.
Көнбагыш кабыгы – клуб идәннәренә җәелгән палас.
Сәхнә – клубның кеше аягы басмаган утравы.

Фото: yandex.ru/images/search?text=ругается%20муж
Читайте нас: