Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 ноябрь 2020, 22:26

Айдар Басыйров: ХАКЕР ГАЙФУЛЛА

Компьютер дигән заман техникасын нинди башлы кеше уйлап тапты икән? Ниләр генә кыландырып булмый аның белән.

Дөрес итеп эш итә белергә генә кирәк. Ярый да соң Гайфулла кебек баш һәркемдә дә булса...
Гайфулла ни алга бармый, ни артка тәгәрәми, жәмгыять өчен ни зыяны, ни файдасы булмаган шәһәр кантурларының берсендә кече мөхәндис, ягъни, безнеңчә әйткәндә, инженер булып эшли. Гомумән, язмышыннан канәгать булса да, соңгы көннәрдә нигәдер аның эче пошып йөрде.
Гомерендә булмаган берәр этлек эшләргә теләде ул. Дөресрәге, күптән түгел телевизордан күрсәтелгән бер сюжет күз алдыннан китмәде аның. Анда бер компьютерчының Русиядән торып Американың зур банкларына үтеп керүе турында сүз барган иде. Ә нигә Гайфуллага шундый эшне маташтырып карамаска?!
...Бу көнне халыкның эштән таралышуын зур түземсезлек белән көтеп алды ул. Ниһаять, кантурда беркем дә калмаганлыгына тулысынча инангач кына, мөхәндис уйлаган этлеген тормышка ашырырга булды. Гайфулла компьютер бүлегенә узды. Шундагы санакның берсенә барып кунаклады, җиһазны электр тогына кушып җибәрде.
Һай, бу компьютер дигән акыллы техника! Адәм баласын бик күп эшләрдән һәм мәшәкатьләрдән азат итте бит. Хәтта акча күчерү кебек гамәлләрне дә уңышлы башкара ала. Гайфулланың уе да нәкъ менә шушы финанс өлкәсенә карый. Дөресрәге, компьютер аша ул берәр хәлле генә оешманың исәбенә кереп, шуннан үзенең утыз мең сум акчасы сакланган банктагы шәхси исәбенә акча күчереп, бик тиз генә баерга теләде. Мондый бәндәләрне заман телендә “хакер”, ягъни инглизчәдән тәрҗемә иткәндә компьютер карагы дип йөртәләр. Булса соң, ул фәлән сум алганнан гына зур акчалы оешма бөлгенлеккә төшмәс әле. Техниканы яхшы чамалаган инженер кешегә бу уенчыктагы төрле системаларга керү әллә ни кыенлык тудырмады. Гайфулла төрле контораларның исәпләрен барларга тотынды.
– Тә-ә-к! – дип үзаллы мыгырдана-мыгырдана җиң сызганды ул. – Зур предприятиене талап булмас, аларда саклану чаралары да көчледер. Җитмәсә, интернет-җинаятьчеләргә каршы сакчылары да бардыр әле, тотарлар, харап итәрләр газиз башкаемны. Ә авыл хуҗалыгы ширкәтләре, күмәк хуҗалыклар, кооперативлар? Әйе шул, күмәклек ул синеке дә, минеке дә түгел дигән сүз. Тик якындагы хуҗалык өлешенә керергә ярамый. Я белеп калырлар, эземә төшәрләр аннан. Кая әле, ерактагы хуҗалыкларны эзләп карыйк... Әһә, менә ул миңа кирәклесе.
Мониторда ерактагы бер районының “Уңыш” исемле хуҗалык исәпләре килеп чыкты. Аның зур суммадагы акчалары Гайфулланы шунда ук үзенә җәлеп итте. Мониторда элеватор, май заводы, шикәр заводы, электр энергиясе, газ һәм башка сүзләр баганасы күренде. Кайсының турына “плюс”, кайсына “минус” дип язганнар һәм ниндидер саннар тезгәннәр.
– Шәп бит бу, – диде Гайфулла кулын уып. Димәк, боларның 18 миллионлап сум табышы бар. Булды бу. Тәк, кирәкле төймәләргә бастым. Яхшы... Хәзер үземнең исәпне табыйм, булды. Мин инде бик комсыз кеше түгел, берәр затлы машиналык, хатынга чәшке тунлык, чит ил мебель-гарнитуры һәм башкасын алырга ике миллион сум җитеп торыр әлегә. Киләчәктә тагын карармын.
Гайфулланың шатлыгының иге-чиге булмады. “Дөнья булдыклылар кулында инде!” – дип сокланып куйды ул үз-үзенә. Әмма бу күңелле минутлар озакка бармады, монитордан бер зур йодрык килеп чыкты. Куркуыннан Гайфулла артка авып китә язды. Тычканга баскач, йодрык юкка чыкты. Компьютердагы мондый мәзәкләргә өйрәнгән Гайфулла бу хәл турында бик тиз онытты. Ул, үзенең бу эшеннән риза булып, авыз эченнән сызгыра-сызгыра өенә кайтып китте.
Икенче көнне иртән ул электән салган утыз мең сум акчасы сакланган банкның ишек төбендә иде инде. Димәк, аның хәзер ике миллион утыз мең сум акчасы бар. Банк кызлары шикләнмәсә ярар иде, дип тә уйлап куйды. Аннан үзен тынычландырды. Хәзер инде акчалы халык күп бит, лотереяга оттым дип алдарга була.
Бу юлы хатынына чәшке тун алу исәбе белән йөз мең сум алырга дип таләп язуы тутырды һәм пыяла артында утыручы кызга сузды. Оператор кыз компьютердан аның исәбен эзләп тапты да, Гайфуллага: “Гафу итегез, сезнең бер тиен дә акчагыз калмаган”, – диде.
Шулчак Гайфулланың күз аллары караңгыланып китте. Һушына килгәч, кипкән авызын чак әвәләп: “Ничек юк?” – дип кенә сорый алды.
– Шулай, әлегә кадәр утыз мең сум акчагыз булган, кичә ул акчагыз компьютер аша икенче исәпкә күчкән...
– Ә нинди исәпкә күчкән?
– Хәзер, абзый, карыйм, – дип оператор кыз алдындагы компьютердан нидер эзләргә кереште. – Әйе, сезнең утыз мең сумыгыз кичә “Уңыш” хуҗалыгына күчкән. Аларның банкка унсигез миллион сум бурычы бар...

Фото: yandex.ru/images/search?text=хакер&from=tabbar&pos=8&img
Читайте нас: