Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 ноябрь 2020, 00:39

Камил ФАЗЛЫЙ. Бизнесменнар. Сатирик хикәя

Колхоз җимерелде, аннан соң оештырылган СПК таралды. Моңа сугым чоры сәбәпче булды. Өй буенча өмә, кунак, сый. Халык айный алмый. Ферма сыерлары аяк суза башлагач, күз төбенә кемнәндер «фонарь» алган рәис тиешле кеше алдына бер тартма «шайтан суы»н китереп утырттылар. Ниндидер кәгазьгә кул куйдырып, калган сыерларны төяп алып та киттеләр. Кайда, нәрсәгә — анысын гади халык кына түгел, бер тартма байлыкны тәмләп авыз итүче рәис үзе дә белми калды... Дәвамы - сайтта!

Колхоз җимерелде, аннан соң оештырылган СПК таралды. Моңа сугым чоры сәбәпче булды. Өй буенча өмә, кунак, сый. Халык айный алмый. Ферма сыерлары аяк суза башлагач, күз төбенә кемнәндер «фонарь» алган рәис тиешле кеше алдына бер тартма «шайтан суы»н китереп утырттылар. Ниндидер кәгазьгә кул куйдырып, калган сыерларны төяп алып та киттеләр. Кайда, нәрсәгә — анысын гади халык кына түгел, бер тартма байлыкны тәмләп авыз итүче рәис үзе дә белми калды.
Ләкин һәр нәрсәнең чиге була. Халык беркөн айный башлады. Корсак, ач сыер шикелле мөгрәп, эчне бораулап, ашарга таптыра. Тик каян акча алырга? Йомры башлылар озын сумнар артыннан шәһәр ягына, хәтта Себер тарафларына чыгып таешты. Ә офыкның аръягында нәрсә барлыгын белмәүче кара халыкка нишләргә?
Менә шундый моңсу уйлар биләде «Бөркет»нең башын. Мулла кушкан чын исеме Бәкертдин аның. Электрик вазыйфасын башкара иде. Берчак, әлеге дә баягы, «кырын төяп» менгәнлектән, багана башыннан очып төште дә, «Бөркет»кә әверелде. Җитмәсә, берьюлы эшеннән дә очырдылар. Хәзер авылны шәһәрдән онытканда бер электрик килеп хезмәтләндерә.
Капка төбендәге эскәмиядә кырынмаган битеннән сакал бөртекләрен йолкыштырып, багана башындагы электр чыбыкларына карап утыра торгач, “Бөркет”нең башына кылт кына кояш балкышыдай акыллы фикер килде. Эврика! Яшәргә була! Акча үзе күктән явам дип тора лабаса! Бары кул кушырып утырмаска гына кирәк.
Ул төнлә аякларына чатлы-ботлы тимер галәмәтләр тагып, багана башына менеп тә китте, кискече белән тимерчыбыкны өзеп тә төшерде. Өзүе булды, каршы йорттагы ут сүнде. Кем йорты дисезме? Дәвалау өчен дару булмагач, мал-туарны күз карашы белән генә «дәвалаучы» мал духтырының, халык теле белән әйтсәк, «Кашпировский»ның йорты икән.
«Бөркет» багана башыннан төшеп, тизрәк өенә титаклады. Күп тә үтмәде, ишек шакыдылар:
— Кем йөри анда йокы бүлдереп?— дип сорады «Бөркет», эчке ыштаннан гына кунак каршылап.
— Бу мин, Кашпир... Кәшәфетдин идем әле. Сиңа ашыгыч йомышым төште — ут сүнде. Бер әмәл дә табып булмый — янмый.
— Мин электрик түгел. Әнә, шәһәрдән чакырт.
— Чакыртыр идем, чакырткан өчен генә дә алар ат хакы акча сорый. Җитмәсә, кайчан килеп, кайчан юнәтәләр әле. Ә син...
— Нәрсә мин? Әллә бушлай төзәтер дисеңме!? Тот капчыгыңны! Ким дигәндә — мең сум. Күбрәк бирсәң, бигрәк яхшы.
— Багана башына бер менеп төшкән өченме?
— Шәп булсаң, үзең мен. Ә мин — пас! Күрәсеңме каткан күлмәк якасын? — «Бөркет» тимер карават башыннан бөгәрләнеп җыерылган күлмәкне алып, «Кашпировский»ның борын төбендә болгады. Менә моны юар өчен кер порошогы кирәк. Аның хакы — утыз сум, өстәлдә бер икмәк валчыгы юк, икмәк хакы — егерме сум. Коры икмәк тамактан үтми, юешләтергә кирәк. Һичьюгы сыра белән. Менә тагы илле сум. «Чәкүшкә» дә өстәсәң — төгәл йөз илле сум. Шуннан ни диярсең?
— Ярый, килештек. Мә йөзлекне, тик утлы ит.
Күз ачып йомган арада «Бөркет» «Кашпировский»ны утлы итте, аннан соң Фатыйма түтинең «Кара мунча» кибетенә «сәмигулла» артыннан йөгереп барып килде. Тычканнарның да теше сынардай каткан сохари кисәген комод эченнән эзләп тапкач, дөньясы түгәрәкләнде. Аша, эч, уйна, көл!
...Күпме вакыт уйнап көлгәнен хәтерләми, мәгәр сәмәйдән бушаган ике шешә идән уртасында тәгәрәшеп ята иде. Алардан бераз гына читтәрәк «Бөркет» тә, кулларын кош канатлары шикелле җәеп, мәрткә киткән. Менә ул бер заман томшык шикелле танавын идәннән аерды, су эчәсе килде. Авызын иләктәй ачып, су краны астына куйды, вентильне борды. Ләкин, нишләптер, су килмәде. Үч иткәндәй, чиләктә дә су беткән. Ә авыз эче Африка чүледәй кыздырып, ком бураны уйната. Аптырап, идән тактасын куптарып, базга карады. Идән асты — су, димәк, торба тишелгән. Туп-туры «Кулибин»га китте, аның гына тимер ябыштыру аппараты бар.
— Булдырабыз! — диде «Кулибин», ягъни Колбарый. — Хакы — мең сум.
— Каян ул кадәр акча алыйм?! — дип тарткалашты «Бөркет». — Авызга кабарга икмәк сыныгы да юк.
— Анысы — синең проблема... Җилкәсен тырнап, битеннән берничә сакал бөртеген йолкып уйланып торгач, куйган хакка ризалашты «Бөркет».
Эшен тәмамлагач, «Кулибин» да, меңлекне кыстырып, туры «Кара мунча» кибетенә юл тотты.
Төне буе мәҗлес корды бичәкәе белән. «Гөлмәрфуга» да калмады, «Гыйльмияза»ны да суздылар. Ә алар күңел ачкан арада бер чиләк ачыган бал апарасы күтәреп, боларның ачык капкасыннан «Кашпировский» килеп керде һәм туры мал абзарына үтте...
Иртән көтү куарга чыккан «Кулибин» сыерын чак кузгатты. Малкай алпан-тилпән бер-ике адым атлады да, хәле бетеп, җиргә ятты, муенын рәхәтләнеп алга сузып, бәхетле исерек күзләрен хуҗасына төбәде.
— Аяк сузмасын тагы, тизрәк «Кашпировский»ны чакырыйк. Акча ярата инде, чукынган, мең сумны акыртып сораячак. Ничек тә берәрсенең су кранын өзеп, тиз арада акча эшләп алырга кирәк, — дип, авыз эченнән сукрана-сукрана, урам буйлап Кәшәфетдин йортына таба ашыкты Колбарый.
Фото: 1olestnice.ru
Читайте нас: