Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 ноябрь 2020, 01:44

Ирләрне җенләндерү файдалы

Малайның биш яшенә кадәр теле ачылмый.

* * *
Вәлинең биш яшенә кадәр теле ачылмый. Көннәрдән бер көнне иртә белән өстәл янына утырганда, ул кинәт телгә килә:
– Нигә минем чәйгә шикәр салмадыгыз?
Шатлыктан балкыган әти-әнисе:
– Ә нигә моңа кадәр бер сүз дә әйтмәдең?
– Моңа кадәр сала идегез бит.

* * *

Мотоциклчы урамда кеше бәрдертә һәм туктамыйча китеп бара. Авыр җәрәхәтләр алган җәяүле янына полицейский килә һәм аны танып ала – инде берничә тапкыр утырып чыккан кесә карагы.
– Сез мотоцикл номерын күреп өлгермәдегезме? – дип сорау бирә инспектор.
– Юк, – дип ыңгыраша карак. – Тик аның акча янчыгы гына ничектер кулга эләгеп калган...

* * *
Наркоман көзгегә карый:
– Күрче, анда да мин, монда да мин!
Шулчак ишек шакыйлар. Наркоман ишек янына барып:
– Кем анда?
– Мин.
– Абау! Анда да мин!
* * *
Ике хатын сөйләшә:
– Син иреңнең җенен чыгарырга яратасыңмы?
– Яратам дип... кирәк булганда чыгарасың инде.
– Нинди очракларда?
– Мәсәлән, келәм кагасы булганда. Җенләндерсәң ул бу эшне бик яхшы башкара.

* * *
Юл буенда төзекләндерү эшләре бара. Бер эшче чокырны казый, ә икенчесе аның артыннан күмеп килә.
Үтеп баручы:
– Нишләп алай эшлисез, берегез казый, икенчегез күмә?
– Ул икенче түгел, ә өченче, икенчебез агач утыртырга тиеш иде,
әмма бүген ул эшкә чыкмады.

* * *
Бер-хатын күршесеннән сорый:
– Ахирәт, минем тавыкны кем үтергәнен күрмәдеңме? .
– Күрмәдем дә, ишетмәдем дә, кеше бакчасына кереп түтәлдә казынмасын иде!

* * *
Бер ирне җирлиләр. Үтеп баручы җыелган халыктан сорый:
– Нәрсәдән үлгән?
– Венокларга язылган ич, укы.
Теге адәм укый: “Яраткан хатыныннан”, “Каенанасыннан”, “Директордан”...

Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=муж%20бьет%20ковер
Читайте нас: