Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 октябрь 2020, 00:06

Маташтырсаң, кычкырам

Кичә гаделлек эзләгән идем. Ә бүген эш эзләргә туры килә.

Автобуста барганда бер хатын күршесендәге ирне: “Биш меңгә кадәр санаганчы кулыңны минем тездән алмасаң, полициягә әйтәм”, – дип куркыткан.

* * *
Арттан килеп муеннан үбеп алу бик матур гадәт дип санала. Ләкин җәмәгатьчелек транспортында ни өчен моның өчен тавыш чыгаралар?

* * *
Кичә гаделлек эзләгән идем. Ә бүген эш эзләргә туры килә.

* * *
Улы өенә өч кыз алып кайта да, әнисеннән сорый:
– Ә син беләсеңме, боларның кайсысына өйләнергә җыенам?
– Әнә теге – уртадагысына.
– Каян белдең?
– Ишектән атлап керүгә үк ачуны китерә башлады.

* * *
– Авыру, сезгә ике яңалыгым бар. Берсе – яхшы, берсе – начар.
– Башта яхшысын әйтсәгез иде.
– Сезнең нибары ике көн гомерегез калды.
– Ә начар яңалыгыгыз нинди?
– Бу яңалыкны мин сезгә кичә үк әйтергә тиеш идем.

* * *
– Кая барасың?
– Мэриягә. Анда тәртип урнаштырырга кирәк.
– О, син нинди батыр!
– Юк, мин анда җыештыручы булып эшлим.

* * *
Ике хатын сөйләшә.
– Фатир сатып алу өчен ирем акча туплый.
– Күпме җыйды соң?
– Күп. Тиздән тун сатып алачакмын.

* * *
Егет белән кыз эскәмиядә утыра.
– Әле син нәрсә турында уйлыйсың? – дип сорый кыз.
– Син уйлаган нәрсә турында.
– Маташтырып кына кара, шунда ук кычкыра башлыйм.

* * *
Аңа эчми торган ирләр ошый, ә үзенә исерек ирләр генә карый.

* * *
– Минем йөргән кызым кесә телефоны кебек.
– Заманча һәм җыйнак дип әйтүеңме?
– Юк, акчам бетсә, ул минем белән сөйләшми башлый.
Фото: images/search?from=tabbar&text=изнасилование%20юмор&p
Читайте нас: