Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 октябрь 2020, 01:06

Әлиф ГАЛИМОВтан шаян шигырьләр

Балаларымның берсе дәОхшамаган үземә!

* * *
Ачуланып хатынымның
Бәреп әйттем йөзенә:
– Ник балаларның берсе дә
Охшамаган үземә!

– Искә төшер, минем арттан
Чабып йөргән чагыңны.
Өйләник дип арттан калмый
Шыр ачып кочагыңны.

Кара һәм бөдрә иделәр
Шул чакларда чәчләрем.
Чәчләрем төсенә карап,
Туды бәләкәчләрем.

Беренчесе – шуңа кара,
Ә син тагасың бәла!
Сары чәч модада чакта
Туды уртанчы бала.

Төпчеккә авырлы чакта
Чәчем иде кызылдан.
Ахры минем чәчләр төсе
Хәтереңнән сызылган.

– Ярар, хатын, ышанырмын,
Тагын табыйк бер бала.
Тик колагыңа киртеп куй –
Чәчләреңне буяма!

ШӘП АЛДАУ
Пенсия фондын алдадым,
Этлекләр кылыштырып.
Биш елга иртәрәк чыктым
Җенесне алыштырып.

Тормыш матураеп китте,
Хәтта исләр китәрлек.
Ир-атлар да караштыра,
Пенсиям дә җитәрлек.

Белешмә: Әлиф Галимов
Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга да шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Агыйзел” һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора.
Иҗатына ихласлык, хакыйкатьне турыдан ярып салу кебек сыйфатлар хас.
2014-2015 елларда республикада үткән “Балкыш” конкурсында сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләр арасында икенче урын яулады.
2018 елның “Тулпар” журналы лауреаты.
Автор фотосы.
Читайте нас: